ЭШ НӘТИҖӘЛЕ БУЛСЫН ӨЧЕН 10 ГАДИ КИҢӘШ
1. Эш буенча телефонннан сөйләшкәндә әңгәмәдәшегез әйткән мөһим мәгълүматны - даталар, саннар, фамилияләрне язып барыгыз.
2. Бергә нәрсә дә булса эшләгән кешеләрнең контактларын саклагыз. Кирәге чыгарга мөмкин.
3. Мотивацияне югалтмау һәм эшне ахырына кадәр җиткерү өчен аларга тотыныр алдыннан анонслар игълан итегез. Мәсәлән, моны Инстаграмда яки башка социаль челтәрләрдә эшләргә мөмкин.
4. Башыгызга килгән идеяләрне һәрчак язып барыгыз. Кәгазьдә булмаса, ул бөтенләй юк дигән сүз.
5. Күргәзмәләргә, спектакльләргә һ.б. шундый урыннарга йөрергә трышыгыз. Матурлыкны күрә белергә өйрәнегез. Матурлыкны күрә белгән кеше аны тудыра да ала.
6. Мөһим документларны югалтмас өчен аларны берничә җирдә саклагыз. Почта аша үз-үзегезгә җибәреп кую да яхшы булыр.
7. Күптәннән инглиз телегезне камилләштерергә теләп йөрсәгез, Интернетта инглиз телле дуслар булдырыгыз.
8. Көненә 15 минутыгызны яңа программалар, сервисларны өйрәнүгә, үзегезгә яңалык ачуга багышлагыз.
9. Һәр ярты ел саен берәр яңа һөнәр белән шөгыльләнегез. Рәсем ясау, тегү, чигү, йөгерү, бию, йөзү, япон телен өйрәнү, маркалар җыю...
10. Эшлекне сөйләшүләрне эш почтасы аша алып барыгыз. Эш буенча шәхси почта аша аралашу этика ягыннан матур түгел. Әгәр почтаның исеме бик үк матур булмаса бигрәк тә;)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев