ЭНЕРГИЯ БИРӘ ТОРГАН 7 ГАМӘЛ
Ел ахыры. Энергия кимегәннән кими. Ә эшләп өлгерәсе эшләр шундый күп! Каян энергия алырга? Бездән 7 ысул.
1. Кояшка чык. Яктылык безнең кәефебезгә, энергиябезгә бик нык йогынты ясый. Кояш нурлары бик күп уңай эмоцияләр бирер.
2. Урамда йөреп кер. 10 минут саф һавада йөреп керү киеренкелекне бетерә, энергияне арттыра.
3. Энергияле бул. Әйе, дөрес. Безнең физик халәтебез белән писхик халәтебез бик нык бәйләнгән. Тиз-тиз йөрсәң, рәхәтләнеп көлсәң, биесәң, син үзең-үзеңнән энергия алачаксың.
4. Энергиягә бай кеше белән аралаш. Уңай энергия йогучан була. Энергия җыясың килсә, энергияле кеше белән аралаш.
5. Җыештыр. Өй җыештыру да кәефне күтәрә ала! Шаккаткыч!
6. Яраткан җырыңны тыңла. Яхшы музыка кәефне дә күтәрә, энергия дә бирә. Бу иң эффектив ысулларның берсе.
7. Тамагың ач булса, ашап ал.Тамак ач булганга энергия дә юкка чыга. Ач кешенең ачуы яман. Энергияле буласың килсә, вакытында һәм дөрес итеп тукланырга тырыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 апреля 2026 - 10:07
25 АПРЕЛЬ КӨННЕ КАЗАНЛЫЛАРНЫ ӨМӘГӘ ЧАКЫРАЛАР
-
20 апреля 2026 - 13:53
КАЗАННЫҢ 84-НЧЕ ҖИҢЕЛ АТЛЕТИКА ЭСТАФЕТАСЫ УЗАЧАК
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
Нет комментариев