Логотип Идель
Бу – тема!

«ЕЛ СӘЛКЕШЕ – 2026» ЗИЛӘ ГАЗИЗОВА: «Күңелемне тыңлап эшләдем, һәм барысы да килеп чыкты»

Сәләт – Татарстанның иң танылган яшьләр лагере. Ел саен меңләгән бала һәм яшүсмер анда ял итә, белем ала, дуслар таба һәм үзләрен сыный. 9 яшендә беренче тапкыр «Сәләт» ишеген ачкан героебыз бүген инде – «Ел сәлкеше» бәйгесе җиңүчесе. Зилә үзенең лагерьдагы тәүге хисләре, иң якты истәлеге, беренче аланнан алып «Ел сәлкеше» титулына кадәрге юлы турында сөйләде.

Тулы исеме: Газизова Зилә Алмаз кызы

Туган елы: 25.03.2009 

Укыган урыны: Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе

 

– Сәләткә беренче тапкыр килгәндә, нинди хисләр кичердең?

– Минем Сәләттәге юлым 2019 елда, Сәләт «Тел» аланында башланды, миңа ул вакытта 9 яшь иде. Беренче алан, беренче төркем һәм беренче кичке чара. Әлбәттә, барлык сөрәннәр, «Аш булсын – бергә булсын» һәм андагы традицияләр миңа баштан аңлашылмый иде, ләкин әйдаманнар, Сәләттә инде булган балалар мине барысы белән дә таныштырдылар.

– Ул аландагы иң якты истәлегең нинди?

– Иң якты истәлегем ул – ШТК (КВН) кичке чарасы. Без төркем белән бик озак һәм яхшылап әзерләндек. Бу минем беренче тапкыр сәхнәдә уйнавым иде. Безнең тырышуларыбыз бушка булмады: без җиңү яуладык! Мин шул вакытта сүз белән аңлатып булмаслык хисләр кичердем.

– Сәләттәге дуслык гади мәктәп дуслыгыннан аерыламы?

– Минем уйлавымча, юк. Бәлки, бу миндә генә шулайдыр. Күпчелек мәктәп дусларымны мин инде күптән Сәләткә алып килдем.

– «Ел сәлкеше» бәйгесенә ничек әзерләндең?

– Бәйгегә мин бик озак әзерләндем. Җәй көнне «Ак бүре» аланында миңа чыгышымның идеясе килде. Кино карау кичәсендә безгә «Величайший шоумен» фильмын кабыздылар. Мин «чыгышымда шундый ук шоу ясамасам, бәйгедә катнашмыйм», дип үз-үземә сүз бирдем. Көн саен аның турында уйладым: нинди җыр, реквизитлар, кемне чакырырга, биюгә хәрәкәтләр… Шулай итеп барлык детальләрне планлаштырдым. Әлбәттә, минем дусларым, абый-апаларым, «Сәләт-Мәрҗән» клубым, командамнан башка шундый чыгышым булмас иде. Мин аларга мең рәхмәтле!

– «Ел сәлкеше» исеме синең тормышыңа нинди үзгәрешләр алып килде? Синең өчен бу исемгә лаек булуның әһәмияте нәрсәдә?

– Глобаль үзгәрешләр үк булмады. Бу исемгә лаек булу, минемчә, көн саен Сәләт белән яшәү, анда үткәргән елларның тырышлыгы, яратып һәм чын күңелдән башкарган эшемнең нәтиҗәсе иде.

– Остазларың сиңа бу бәйгедә катнашырга ничек тә булса ярдәм иттеме, киңәш бирдеме? Нинди киңәш иң файдалысы булды?

– Әйе, минем апа-абыйларым миңа бик булышты. Ләйсән апа Нигъмәтҗанованы аеручы билгеләп үтәсе килә. Һәр этапта ул минем белән бергә булды, һәрвакыт мине хуплады. Иң файдалы һәм истә калган киңәш: «Иң мөһиме күңелеңнән һәм йөрәгеңне тыңлап эшлә, һәм барысы да барып чыгачак».

– Бу җиңү киләчәккә карашыңны үзгәрттеме? Хәзер үзеңне кем итеп күрәсең?

– Берәр нинди яшүсмерләр оешмасында яки үземнең эшемне алып баручы итеп күрәм.

– Син быел да Сәләткә барасыңмы? Кайсы аланны сайладың?

– Әйе, быел да мин Сәләткә барам. Узган елны мин «Манзара» аланына клуб белән бер көнгә чакырылган спикер буларак барып кайттым. Быел планнар тагын да зуррак: без сменада клуб әгъзалары белән проектлар булдырачакбыз һәм кунакка еш киләчәкбез. Шулай ук мин сәлкеш булып Сәләт «Раушан» аланына барам. Анда мин инде 5 нче елын кайтам һәм киләчәктә дә үземне бу аланда күрәм. Йомгаклап, шуны әйтәсе килә: үз-үзегезгә ышаныгыз, һәм сезнең барысы да килеп чыгачак. Мин дә үземә ышандым, һәм барысы да килеп чыкты.

Фотолар: Эльвина Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев