Логотип Идель
Бу – тема!

ЭКОЯЗ2017: ТЫРЫШЫП ЭШЛӘСӘҢ, ТАБИГАТЬ ТӘ, МИНИСТРЛЫК ТА РӘХМӘТ ӘЙТӘ!

Без барыбыз да – табигать балалары. Тик кемдер безне тудырган Җир-Анабызга сакчыл карашта булса, башкалар аның киләчәгенә битараф. Быелның яз айларында Татарстанда уздырылган #экоВЕСНА2017 акциясе катнашучылары табигатькә җаны-тәннәре белән гашыйк.

Бүген IT-паркта ЭкоЯз2017 акциясенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында балалар бакчаларыннан алып, вузларга кадәр бар иде. Акция катнашучыларының барысын да бу язда табигатьне саклау юнәлешендә саллы эш башкарган. Өмәләрдә катнашканнар, кошларга оялар ясаганнар, сулыкларны чистартканнар – бер сүз белән әйткәндә, битараф калмаганнар.



Фәрит Габделганиев, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры:

– Республикабызда соңгы 10 елда экологияне саклау юнәлешендә бик күп эш башкарыла. Йөзәрләгән, меңәрләгән акцияләр уздырыла. Быел гына да ЭкоЯз2017 акциясе вакытында – санитар чистарту икеайлыгында 1 миллион 127 татарстанлы катнашкан. Бу – республикабызда яшәүчеләрнең 1/3 өлеше.

ЭкоЯз2017 акциясенә нәкъ менә бүген нәтиҗә ясаулары да тиктомалдан гына түгел. Чөнки 5 июнь – Экологлар һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне дә әле ул.

Экобалалар бакчасы, экомәктәп, эковуз…


Минзәлә шәһәренең 1нче номерлы мәктәбе дә ЭкоЯз2017 акциясендә бик актив булган. Бу учреждение – «Экомәктәп» конкурсында җиңүче. Гомумән, әлеге мәктәп укучылары мондый эшне бик мөһим, дип саный. Чөнки әйләнә-тирәбезне саклап калу безнең үзебез өчен генә түгел, ә якыннарыбызның өчен дә кирәк.



Виолетта Борһанова, Минзәлә шәһәренең 1нче номерлы мәктәбе 10нчы сыйныф укучысы:

– Мин, олырак сыйныфта укыгач, кече яшьтәге укучларда да экологияне саклауга җәлеп итәм. Шулай итеп, алар да шимбә өмәләрендә, акцияләрендә катнаша. #экояз2017 акциясе вакытында, без мәктәп һәм район күләмендә экология проектларын уздырдык.

Киләсе елга катнашачак укучыларны әлеге конкурста активлык күрсәтергә чакыра Виолетта. Конкурста җиңгән өчен бу мәктәпкә микроскоп тапшырдылар.

«Экобалалар бакчасы» номинациясендә Алабуга районының 20нче балалар бакчасы яулады. Алар хәзер экологияне тагын да тирәнтен өйрәнәчәк. Чөнки монда тәрбияләнүчеләргә мобиль лаборатория бүләк иттеләр.



«Эковуз» номинацияендә КФУ, КДЭУ, КДМУ призлы урыннарны бүлеште.

Экологияне саклауны гаиләдән өйрәтә башлыйлар


Әлеге бәйге мәктәпләр, балалар бакчалары арасында гына түгел, гаиләләр арасында да узды. Мисал өчен, «Экогаилә» номинациясендә җиңеп чыккан Камаловлар гаиләсе – шундыйлардан. Биектау районында яшәүче гаиләнең әлеге чарада беренче катнашулары гына түгел: #эковесна бәйгесендә инде икенче тапкыр үзләрен сыныйлар. «Кеше тормышы табигать белән бик тыгыз бәйләнештә тора. Шуңа да кеше табигатьне үзенә буйсындыра, үзгәртә. Бу үзгәрешләрнең бары тик яхшы якка гына баруын телибез. Шуңа үзебезне дә, балаларны да моңа өйрәтергә тырышабыз», – дип сөйли гаилә башлыгы Айдар абый Камалов.



Камаловларның дачалары Казансу елгасы яры буенда урнашкан. Шунда язгы ташу белән бик күп чүп җыелган була. Яз аенда ул урынга көймә белән кереп, аны чистарта алар. Тамчыдан күл җыела, дигәндәй, бу чара белән генә тукталып калмыйлар. «Табигать безгә, гомеребез кебек, бер тапкыр гына бирелә. Без аңа нинди мөнәсәбәттә булабыз, ул да безгә шулай ук җавап кайтарачак. Бу эшләрне башкару безнең балаларыбыз өчен дә кирәк», – ди кызлары – Әдилә Камалова.

Айдар абый да, Рәмзия апа да – Биектау районында укытучы булып эшлиләр. Алар үз укучыларын да табигатьне саклап калырга өнди. Шуңа да үз мисалларында өйрәтә. Табигатькә битараф булмаулары өчен Камаловлар гаиләсенә Кырымга сәяхәт белән бүләкләнде.

Бумеранг системасы турында һәркем беләдер. Табигатькә булган мөнәсәбәтең дә бумеранг кебек, аңа яхшылык эшләсәң, бу сиңа меңе белән кире кайта.



 

 



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев