Логотип Идель
Бу – тема!

ЭКОЛОГИЯНЕ... ШАКМАК ЫРГЫТЫП САКЛЫЙЛАР

Тундрада ничә төр хайван яши? Чүлдә яши торган аккошның исеме ничек? Бу сорауларга җавапны беләсеңме? Ә менә Яшел Үзән районы Раифа мәктәбе укучылары бу сорауларга чикләвек ваткан кебек чатнатып җавап бирде. "Экокультура" дип аталган уенда белемнәрен күрсәтте алар. Сүз уңаеннан, Татарстан – әлеге уенны сыный торган Россиянең пилот төбәге.

Бүген Идел-Чулман дәүләт тыюлыгы дендрариендә "Экокультура" дигән уенны тәкъдим иттеләр. Уен әйләнә-тирәгә сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтә. "Экокультура" экология буенча белем арттыруның яңа форматы булачак. Аны Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Рамил Низамов та карады.

– Экологик тәрбия, табигатькә мәхәббәт уяту, үсеп килүче буынга тәрбия бирү... Болар турында һәр укучы кечкенәдән белеп үсәргә тиеш. Без бу юнәлештә бик тырышып эшлибез. Әлеге эшчәнлеккә предприятиеләр дә зур игътибар бирә, – диде ул.








Раифада табигатьне яратучылар яши


Раифа урта мәктәбе укучыларына бу проектта беренче булу бәхете елмайды. Хәер, алар экологиянең нәрсә икәнлеген белеп үсә. Моңа мәктәпләрендә өйрәтәләр. Бөтенроссия конкурсларында да җиңеп чыгалар. Шул уңайдан, берничә укучыны "Артек" лагеренә җибәргәннәр. Районда Андрей Маринович исемендәге республика конференциясе уздырыла. Егет-кызлар монда үз проектларын яклый.

– Безнең укучыларыбызның командасы "Раифа патшалыгы варислары" дип атала. Алар Бөтенроссия экология форумында катнашты. "Балачактагы күлем" һәм "Чишмә, яшә!" проектлары белән чыгыш ясады. Алар белән бергә дендрарийда орхидея чәчәгенә багышланган тикшеренү уздырабыз. Бу эш моннан 30 ел элек башкарылган булган. Хәзерге мәгълүматны элеккегесе белән чагыштырабыз, – ди Раифа урта мәктәбенең биология укытучысы Татьяна Гобәйдуллина.





 


"Барс" vs "Мустанг"


Раифа мәктәбе "Барс" һәм "Мангуст" командасына бүленде. Уенчы пенопласттан ясалган зур шакмакны ата. Ул ничәнче санга төшә, шахмат билгесе дә шул санга "кунаклый". Шуннан соң билгеле бер темага караган сораулар бирелә. 13 бүлеккә билегеләнгән сораулар арасында Кызыл китап, тундра, чүлгә караганнары бар. Уен барышында экология темасына җыр җырларга, шигырь сөйләргә кирәк булды. Анда да төшеп калмады укучылар. Пушкинның Лукоморье турындагы шигырен сөйләделәр, "В лесу родилась елочка"ны суздылар.

Уенда кече сыйныфтагылар да, олыраклар да катнашты. 5нче сыйныфны тәмамлаган Айнур Ибраһимовка сораулар җиңел булмаган. Иң авыры тундрага турындагысы булган икән. Егет-кызлар бу уенга махсус әзерләнмәгән. Экологияне алар китаптан гына түгел, чын табигать мисалында өйрәнә.

– Без уку елы дәвамында 2-3 тапкыр дендрарийга киләбез. Без монда саф һава сулыйбыз. Үсемлекләрнең тарихы белән кызыксынабыз. Аларны өйрәнәбез, – ди Айнур. Уен нәтиҗәсендә "Барс" белән "Мустанг" командаларын дуслык берләштерде.




Гади дәресләр түгел – интерактив


– Хәзер балалар өчен мәгълүмат бик күп. Аларны мультфильмнар, төрле мобиль кушымталар "сагалап тора". Ә гади дәресне кабул итүе читен. Шуңа интерактив уеннарны уйлап табабыз. Бу уен укучыларга бик ошый. Алар экология дәресләренең табигатьтә уздырылуын тели, - ди "Экокультура" фонды президенты Ксения Мельникова.

Проектны нәкъ шушы фонд белгечләре уйлап тапкан да инде. "Экокультура" уенының мәйданчыгы Идел-Чулман тыюлыгында калачак. Шушы конструкцияне уен өчен дә, башка чаралар өчен дә кулланырга җыеналар.



P.S. Язма башында сораулар яңгыраган иде. Җаваплары: 1 сорау – 1360, 2 сорау – ысылдавык аккош (лебедь-шипун).

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев