ДӘРЕС ХӘЗЕРЛӘҮ: БЕЗДӘН 13 ЛАЙФХАК
Кайсы гына мәктәп укучысы дәрес хәзерләргә ярата икән? Әмма бу процессны күңелле һәм мавыктыгыч итү юллары бар. Безнең киңәшләргә күз сал.
1. Өйгә кайткач ук рюкзагыңны бүлмәгә алып кереп куй.
2. Дәрес хәзерли башлар алдыннан тамагыңны туйдыр. Бу эштән бүленмәс өчен һәм яхшылап әзерләнү өчен кирәк.
3. Дәрес хәзерләү урыны уңайлы булсын. Тәртип тә бик мөһим. Һәр нәрсәнең урыны булса, алар уңайлы итеп урнашытырлган булса яхшырак булачак.
4. Бүлмәне җилләтеп ал.
5. Матур канцелярия товарлары ал. Аларны куллану үзе бер шатлык булсын.
6. Дәрес хәзерләгәндә киемең уңайлы булсын.
7. Су эч. Безнең организмыбызга һәрчак су кирәк. Баш эшләсен өчен дә, гомумән, нәрсә дә булса эшлисе килсен өчен дә.
8. Сагыз чәйнә. Тикшеренүләр уздырылгач, шундый нәтиҗә ясалган: сагыз чәйнәгән вакытта стресс гормоннары кими, хәтер яхшыра, баш мие яхшырак эшли башлый.
9. Музыка тыңла. Музыка кәефне күтәрә. Ә классик музыканың башны да эшләтүе расланган.
10. Дәрес хәзерләгәндә телефоныңны сүндереп яки тавышын кысып куйсаң яхшы булыр. Бертуктамый безелдәп торган тавышлар, смслар игътибарны үзләренә җәлеп итә, тынычлап эшләргә ирек бирми.
11. Өй эшләрен катлаулылыклары буенча аерып чык. Эшне катлаулысыннан башла.
12. Тәнәфесләр ясарга онытма. Йөреп кил. Күнегүләр ясап алырга да була.
13. Үзеңә мотивация булдыр. Мисал өчен, дәресләрне хәзерләп бетергәч, яраткан фильмыңны карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев