ДӨНЬЯГА БАНАН ДЕФИЦИТЫ ЯНЫЙ
Тиздән кибет киштәләрендә бананнар кимергә яки юкка чыгарга мөмкин... Ни өчен? Нәрсә булган?
Россиягә, Европа илләренә, Якын Көнчыгышка банансыз тормыш яный. Моның сәбәбе – Эквадордагы янартау (вулкан) атуы.
Сангай дип аталган вулканның атуы аркасында 55 мең гектар банан культурасы зыян күргән.
Барлыкка килгән көлдән 1,5 млн тартма җиләк-җимеш зарарланган, бу экспортка чыгарыла торган продукциянең 25−30%ы дигән сүз.
- Хәзер зыян күргән бананнарны компенсацияләү өчен хезмәткәрләр тагын да тырышыбрак эшләргә мәҗбүр, - ди кластер координаторы Хуан Хосе Понс.
Белгечләр санап чыгарган мәгълүматлар нигезендә продукциянең якынча 30% юкка чыгачак. Бананның Россиягә күбесенчә нәкъ менә Эквадордан килүен исәпкә алсак, әле банансыз да утырып калмагаек...
Сангай янартавы 20 сентябрь көнне ата башлады. Аннан чыккан төтен 10 чакрым биеклеккә менде. Торак йортлар, 83 мең гектар җирлектәге үсентеләр көл белән капланды. Гуаякиль шәһәрендәге халыкара аэропортны да вакытлыча ябып торырга мәҗбүр булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев