Логотип Идель
Бу – тема!

ДЕРЖАВИН ИҖАТЫ – ЗАТЛЫ ФОРМАТТА

«Гавриил Романович Державин. Поэзия. Драматургия. Избранное». Әлеге исем астында дөнья күргән затлы китап – Казан федераль университеты белән Бөтенроссия  дәүләт юстиция университетының үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Бүген  журналистлар белән узган матбугат очрашуында аны тәкъдир итү чарасы үткәрелде.

 Г.Р. Державинның сайланма әсәрләре тупланган әлеге том – 8-нчесе. Бу китапның нигезендә моңа кадәр дөнья күргән томнардан сайлап алынган иң яхшы әсәрләр урын алган. Әлеге басмада язучының Казаныбыз мәдәнияте һәм тарихы чагылыш тапкан драматургия текстларын, шулай ук дини әсәрләрен дә табарга була. Китап чын мәгънәсендә Гавриил Романович Державинның гаять киң иҗаты буйлап мавыктыргыч сәяхәткә дәшә. Китапның тиражы – 1000 данә. Якын арада аны югары уку йортларына, китапханәләргә таратачаклар. Киләчәктә шулай ук басманың цифрлаштырылган вариантын интернет сайтка урташтыру да күздә тотыла.

         

2015 елдан башлап, башкалабызда «Державин укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Аңа кадәр ун ел рәттән ул Мәскәүдә  үткәрелеп килде. Бу ел әлеге масштаблы чара уналтынчы мәртәбә фәнне яратучыларны үзенә җыярга тиеш иде, әмма пандемия сәбәпле аны уздыру вакыты кичектерелә. Оештыручылар «Державин укулары»н май аенда үткәрергә планлаштыра. Бөтенроссия  дәүләт юстиция университеты ректоры  Дмитрий Владимирович Гурьев фәнни-гамәли конференциянең кичектерелүе турында болай дип фикер белдерде: «Бер яктан караганда бу, әлбәттә, күңелсез. Икенче яктан караганда, моның уңай яклары да бихисап. Без әлеге зур чарага тагын да ныклабрак әзерләнә алабыз. Җир шарының төрле почмакларыннан катнашучыларны җәлеп итү өчен дә вакытыбыз әле шактый. «Державин укулары» – фәнгә тәүге адымнарын ясаучы студентлар өчен менә дигән юл ул».

 Киләчәктә Гавриил Романович Державинның иҗатын татар теленә тәрҗемә итү хакында сүз кузгалгач, Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров бу мәсьәләнең бик җитди булуын, әлеге эшне югары дәрәҗәдә башкара алучы белгечләр кирәклеген искәртте.

«Киләчәктә Фәннәр академиясе, КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты көче белән бу эшне башкарып чыгу мөмкин булыр дип уйлыйм», – диде ул.

Илшат Рәфкать улы шулай ук «Державин укулары»ның ни өчен дистанцион форматта узмавын да аңлатты. «Фәнни-гамәли конференция кысаларында катнашучылар өчен бай программа төзелә, алар Державин эзләре буйлап сәяхәт итә, түгәрәк өстәлләрдә катнаша. Безнең тарафтан уздырылучы әлеге чарага дистанцион формат туры килми», – дип белдерде ректор.

 Матбугат очрашуының азагында Илшат Рәфкать улы Гафуров «Гавриил Романович Державин. Поэзия. Драматургия. Избранное» китабын «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәевка тапшырды.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев