Логотип Идель
Бу – тема!

ДЕПРЕССИЯНЕҢ ЯШЕРЕН БИЛГЕЛӘРЕ

Әгәр дә кеше үз хис-кичерешләре турында сөйләргә теләми икән, аның белән нәрсәдер булуын ничек ачыкларга? Депрессия билгеләре ачык күренмәскә мөмкин. Бу очракта авыруны билгеләргә яшерен сыйфатлар ярдәм итә ала. Язмада шундый төп билгеләрне тупладык. Аларны һәрберебез белеп торырга тиеш.

Җаваплылык хисе артык күп булу

Яшерен депрессиядән интегүчеләрдә тугрылык һәм җаваплылык хисе бик зур. Алар проблеманы иң беренче булып күреп ала һәм тиз арада чишелеш эзли башлый. Мондый кешеләрдән яхшы җитәкчеләр чыга, әмма алар проблемага аек акыл белән карау урынына, бөтен әйбердә дә үзләрен гаепләргә ашыга

Тискәре эмоцияләрне күрсәтә белмәү 

Мондый кешеләр ачуны кире кага, борчу, кайгыларын баса, кыскасы, үз-үзләренә тискәре хисләрне чыгарырга рөхсәт бирми. Дөресрәге, алар ул хисләрне ничек күрсәтергә белми.

Контрольдә тота алмаган хәлләр аркасында борчылу

Яшерен депрессиядән интегүче кешеләр бүгенге көн белән яши алмый. Алар һәрвакыт киеренкелек халәтендә яши, сулый, хәтта йоклаган вакытта да, алар борчыла. Әмма алар борчылуларын оста яшерә, шуңа күрә тирә-юньдәгеләр бу турыда белми дә калырга мөмкин. Еш кына яшерен депрессияле кешеләрнең  ашказаны эшчәнлеге проблемалары була. Кайвакыт алар борчуны алкоголь яки тынычландыра торган препаратлар белән баса.

Башкаларның иминлеге турында борчылу

Алар чын күңелдән башкалар өчен борчыла, шул ук вакытта үз көчсезлекләрен яшерә, проблемалары белән уртаклашмый. Шуңа күрә беркем дә аларның ялгызлык, эчтәге бушлык хисеннән интегүе турында белми.

Артык камиллеккә омтылу һәм үз-үзеңне тәнкыйтьләү

Чамадан тыш камиллеккә омтылу һәм, ниндидер бурычларны үтәгәндә, һәрвакыт  үз-үзеңне тәнкыйтьләү – сәламәт психика билгесе түгел. Андый кеше гел үз статусын бәяләп тора һәм, камиллеккә ирешә алмаса, үз-үзенә карата каты мөнәсәбәттә була башлый.

Үз кадереңне уңыш белән генә бәяләү

Даими продуктивлык һәм казанышлар эчке куркуны яшерергә ярдәм итә. Башкалардан аермалы буларак, яшерен депрессияле кеше үзен казанышлары өчен генә яхшы бәяләргә сәләтле. Бу зур проблема!

Чын күңелдән борчыган әйберләргә битарафлык күрсәтү

Алар еш кына проблемаларын арткы киштәгә алып куя, үз борчуларының бәясен киметә. Алар борчу, өмет өзелү, курку, ачу кебек хисләрне соңрак узар әле дип уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев