ДЕКАБРЬГӘ ПЛАННАР ИСЕМЛЕГЕ
Тиздән – декабрь. Кышның иң беренче, иң тылсымлы ае бит ул. Шуңа күрә аны онытылмаслык итеп уздырасы килә. Моның өчен ниләр эшләргә мөмкин? Бездән декабрьгә планнар исемлеге!
1. Яңа елга максатлар исемлеге төзибез.
2. Яңа елга багышланган свитер сатып алабыз.
3. Күп итеп мандарин ашыйбыз.
4. Имбирьле печенье пешерәбез.
5. Өйне яхшылап җыештырабыз. Кирәкмәгән әйберләрдән арынабыз.
6. Якыннарга, дусларга тәбрикләмәләр (открытка) ясыйбыз.
7. Кызыл шарф бәйлибез.
8. Яңа ел пледы сатып алабыз.
9. Бүлмәне матур итеп бизибез.
10. Елга нәтиҗәләр ясыйбыз.
11. Тимераякта шуабыз.
12. Ярминкәгә барабыз.
13. Берничә кышкы хикәя укыйбыз.
14. Яңа ел фильмнары, мультфильмнары карыйбыз. Яңа ел кәефе булдыра торган музыка тыңлыйбыз.
15. Карда ауныйбыз.
16. Термоска тәмле чәй ясап урманга яки паркка барабыз.
17. Яраткан кешеләребезне сөендерәбез.
18. Кошларга җимлек ясап эләбез.
19. Кошларны, этләрне, песиләрне ашатабыз.
20. Гаджетларны, почта, социаль челтәрләрне “чистартабыз”.
21. Үзебез өчен яңа урын ачабыз.
22. Кардан кыш бабай ясыйбыз.
23. Дуслар белән җыелышып какао, каһвә яки чәй эчәбез.
24. Китапханәгә барып, рәхәтләнеп китап исе иснәп, рухи азык туплап кайтабыз.
25. Кәгазьдән кар бөртекләре ясыйбыз.
26. Яңа ел плей-листы булдырабыз.
27. Быел башкарып өлгермәгән эшләрне эшләп атабыз.
Ә син әлеге исемлеккә тагын ниләр өстәр идең?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев