ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФТА УКЫТУЧЫГА НӘРСӘ БҮЛӘК ИТӘРГӘ?
Укытучы ул – син мәктәп бусагасын атлап кергәннән бирле яныңда терәк булып барган кеше. Сыйныф җитәкчесе өчен бүләк сайлау күңелне нечкәртә торган катлаулы бурыч. 7, 9, 11 ел алып барган укытучы бүләк бәясен түгел, ә сезнең игътибарыгызны һәм һәм аңа карата булган мөнәсәбәтегезне истә калдырачак. Түбәндә мәгънәле һәм бюджетлы идеяләр бирелгән.
Хәтер саклаучы бүләкләр:
Фотокитап «Безнең тарих». 1(5) нче сыйныфтан алып 11(9) нче сыйныфка кадәр төшкән иң истәлекле фотолар (линейкалар, походлар, репетицияләр, укытучы белән кадрлар) җыегыз. Әгәр дә һәр укучы һәр биткә берәр гыйбарә язса, бу фотокитапка ихласлык өстәячәк.
Видео-котлау. Бер-бер артлы йөрәк түрләреннән чыккан, ихлас рәхмәт сүзләрен әйтеп, матур видео монтажлагыз. Аны соңгы кыңгырау бәйрәмендә яки чыгарылыш кичәсендә күрсәтергә була. Бу видео бетмәсен һәм юкка чыкмасын өчен, аны сыйныф фотосы төшкән брелоклы флешкага яки матур төргәкле дискка яздырып бирергә мөмкин.
Укытучының тормышын җиңеләйтә торган бүләкләр:
Исемле көндәлек-планер: укытучылар режим белән яшиләр. Мәгънәле һәм истәлекле сүзләр белән гравировкага заказ бирегез, ә көндәлекнең беренче битенә үзегез турында ягымлы искәртмә ябыштырыгыз.
Муен һәм иңбашлар өчен массажер (накидка рәвешендә). Укытучыларның дәфтәрләрне тикшерүдән аркалары хроник рәвештә ойый. Массажер аларның хәлен яхшыртачак һәм аларга бик күп очракларда ярдәм итәчәк.
Тәэсирле бүләк:
Сыйныф җитәкчесенә шулай ук яхшы брендлы кием кибетенә сертификат, яисә аның яраткан театрына, концертына билетлар бүләк итәргә мөмкин. Чыгарылыш мәшәкатьләреннән соң ул онытылып, бер ял итеп кайтуга кирәк була. Укытучының үзенә бирелә торган билетны бүләк иткәндә шунысы бик мөһим: билет югалмасын өчен аның белән датаны килештерергә кирәк.
Тере үсемлек (чәчәк, гөл һ.б.). Сыйныф бүлмәсендәге яки укытучы өендәге тәрәз төбендә утырачак якты хатирәле һәм сыйфатлы чүлмәккә маркер белән истәлекле сүзләр дә язарга мөмкин.
Һәм инде иң мөһиме, матур һәм хуш исле чәчәк бәйләме. Укытучыга чәчәк бәйләме бирү – хөрмәт һәм рәхмәт белдерү символы. Ул укытучының балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге хезмәтенә ихтирам күрсәтә, шулай ук бәйрәм вакытында күңеллелек өстәп, яхшы мөнәсәбәтне ныгыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев