Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТИПАЖЛАРЫ

Чыгарылыш сыйныф укучылары шундый төрле. Аларны билгеле бер типажларга аерып була. Кемдер бар вакытын имтиханнарга әзерләнеп үткәрә, кемдер моны кирәк түгел дип саный. Ә син кайсы типажга керәсең?

1. Паникер

Ул БДИга 2 ел алдан әзерләнә башлый һәм имтиханнарны тапшырганчы паникада яши. Паникер рус теленнән барлык кагыйдәләрне һәм математикадан тригонометрия формулаларын яттан белә. Буш вакытында аның кулында телефон түгел, ә БДИ вариантлары.

Девизы: «150 балл җыйсам ярар иде».

2. Гламур кыз

Мәктәп аның өчен – подиум. Ул матур образларын кич белән үк уйлап куя һәм мәктәпкә беркайчан да бизәнмичә килми. Аның партасында шпаргалкалар урынына – көзге һәм помада. Имтиханнарга онлайн-курслар белән әзерләнә һәм һәрвакыт әйбәт баллар жыя.

Девизы: «Имтихан баллы мөһим түгел, иң мөһиме мин 100/100».

3. «Ул кайда?»

 Ул мәктәптә айга бер тапкыр гына күренә, чөнки аның фикеренчә мәктәпкә йөрү мәҗбүри түгел. Укытучыларның «ул кайда?» дигән соравына сыйныфташлары «олимпиадада», «ярышта», «конкурста» дип җавап бирә. Чынлыкта аның мәктәпкә килергә вакыты юк, чөнки ул имтиханнарга өч репетитор белән әзерләнә.

Девизы: «Сезнең белән бик кызык, ләкин мин киттем».

4. «Миңа барыбер, иң мөһиме – сәламәтлек»

Ул дәресләрдә һәрвакыт телефонда утыра, «пробник»ларда җавапларны «әке-бәке» методы белән генә куя. «Нәрсәдән имтихан тапшырасың?», «Ничә балл җыйдың?», «Син БДИга әзерме?», «Кайда укырга керәчәксең?» дигән сорауларга аның җавабы бер – «миңа барыбер, иң мөһиме – сәламәтлек».

Девизы: «Кемгә нәрсә, ә миңа барыбер».

5. Серле егет

Ул дәресләрдә сөйләшми һәм сыйныфташлар чатында бернәрсә дә язмый. Аның турында беркем берни белми. Ул «пробник»ларда «проходной» баллны да җыймый. Чынлыкта серле егет көллияткә пешекче булып керегә тели, ләкин моның турында әйтергә ояла.

Девизы: «Миңа тимәсәгез, мин дә сезгә тимим».

6. Активист

Чыгарылыш кичәсенә биюне дә ул куя, ачуланган сыйныфташларны да  ул дуслаштыра, чараларга сценарийны да ул яза. Активист имтиханнарга әзерләнергә дә вакыт таба, ләкин аның өчен иң мөһиме балл түгел, ә тәҗрибә. Икенче шәһәргә укырга китсә дә, барыбер язып-шалтыратып, бөтенесен бергә җыячак.

Девизы: «Мәктәп финиш түгел, ә старт!»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев