ЧИКЕНБУРГЕР САМОЛЁТТАН БАШЛАНГАНМЫ?
9 ноябрьдә кыздырылган тавыклы сэндвич көне билгеләп үтелә. Йомшак күмәч, кетердәп торган тавык ите, яшелчәләр һәм соус – чикенбургерны ярату өчен тагын нәрсә кирәк? Ә менә аның тарихында хәтта самолётлар да катнашканын белә идеңме? Бүген бу ризык турында берничә кызыклы факт белән танышабыз.
1960 нчы елларда Американың Джорджия штатында урнашкан кечкенә генә Dwarf Grill рестораны хуҗасы Труэтт Кэтига гадәти булмаган тәкъдим ясыйлар.
Җирле бер компания авиакомпания өчен махсус тавык ите әзерләгән була. Самолёттагы ризык савытларына сыярлык итеп киселгән итнең кайбер өлешләре кирәкле үлчәмнәргә туры килми. Ташларга кызганыч, ә нишләтергә – билгесез.
Шунда аларны ресторан хуҗасына тәкъдим итәләр. Кэти бу мөмкинлектән файдаланып карарга була. Ул тавык итен төрле тәмләткечләр белән әзерли, кыздыру ысулларын сыный һәм кунакларыннан ризыкның тәме турында фикерләрен сорый.
Ниһаять, 1964 елда үзенә ошаган рецептны булдыра: майда кыздырылган тавык түш ите, ике телем тозлы кыяр һәм йомшак күмәч. Барысы да бик гади!
Әлеге ризык соңрак атаклы Chick-fil-A рестораннар челтәренең төп символына әверелә.
Шулай да Труэтт Кэтины дөньядагы беренче тавыклы сэндвичны уйлап табучы дип әйтү дөрес булмас иде. Аның тарихы – бүгенге фастфуд индустриясендә танылган конкрет бер рецептның барлыкка килү тарихы.
РЕЦЕПТ СЕЙФТА САКЛАНА
Иң кызыгы, Chick-fil-A компаниясе үзенең оригиналь тавыклы сэндвич рецептын әле дә сер итеп саклый.
Компания мәгълүматларына караганда, рецептның оригиналы Атланта шәһәрендәге төп офис сейфында ята. Аны ачу комбинациясен белгән кеше дә сер итеп саклана.
Әлеге рецептны булдыру өчен Труэтт Кэти йөзләгән вариантны сынап карый. Ул тавык итенең тәме генә түгел, никадәр тиз әзерләнүе турында да уйлана. Нәтиҗәдә, махсус басым астында кыздыру ысулын кулланып, итне якынча дүрт минутта әзерләүгә ирешә.
Рецептның соңгы варианты 1964 елда барлыкка килә. Компания әйтүенчә, ул шуннан бирле үзгәртелмәгән.
НИ ӨЧЕН НӘКЪ ИКЕ ТЕЛЕМ КЫЯР?
Бүген чикенбургер эченә нәрсә генә салмыйлар: сыр, салат яфраклары, помидор, төрле соуслар, хәтта ананас та очрый.
Ә менә Chick-fil-Aның классик сэндвичында нибары өч төп компонент бар: күмәч, кыздырылган тавык ите һәм ике телем маринадланган кыяр.
Кыярның монда үз роле бар. Аның әчкелтем-тозлы тәме кыздырылган ит белән контраст тудыра. Өстәвенә, ул сэндвичка сусыллык та бирә.
Гади генә ике телем кыярның да легендар рецептның аерылгысыз өлешенә әверелүе кызык, әйеме?
ЧИКЕНБУРГЕРМЫ, ӘЛЛӘ ТАВЫКЛЫ СЭНДВИЧМЫ?
Әлеге ризыкның атамасы белән дә кызыклы хәл килеп чыга.
Без гадәттә ике күмәч арасына ит, яшелчә һәм соус салынган ризыкларны бургер дип йөртәбез. Шуңа күрә тавык ите белән әзерләнгән вариантын да чикенбургер дип атау гадәткә кергән.
Ә инглиз телендә chicken sandwich – тавыклы сэндвич атамасы да киң кулланыла. АКШта аеруча кыздырылган тавык филесы белән ясалган төре популяр.
Атамалар төрле булса да, төп идея бер: тәмле тавык итен күмәч арасына урнаштырасың һәм үзең яраткан өстәмәләрне саласың.
ӨЙДӘ ДӘ ӘЗЕРЛӘП БУЛА!
Чикенбургер ашар өчен фастфуд ресторанына бару мәҗбүри түгел. Аны өй шартларында да ясап була.
Нәрсәләр кирәк?
- Бургер өчен ике күмәч
- 1 тавык түш ите
- 1 йомырка
- 3-4 аш кашыгы он
- Тоз, борыч, паприка
- Салат яфраклары
- Помидор һәм маринадланган кыяр
- Яраткан соусың
- Кыздыру өчен үсемлек мае
Ничек әзерләргә?
Башта тавык түш итен уртача калынлыктагы кисәкләргә бүл. Тоз, борыч һәм паприка сибеп, тәмләткечләрне ит өстенә тигез итеп тарат.
Бер савытта йомырканы тугла, икенчесенә он сал. Тавык кисәкләрен башта онга, аннары йомыркага һәм кабат онга манып ал.
Табада майны җылыт һәм итне ике яктан да алтынсу төскә кергәнче кыздыр. Тавыкның эче тулысынча пешәргә тиеш: куркынычсыз эчке температурасы – 74 °C.
Күмәчләрне урталай кисеп, коры табада бераз кыздырып ал. Аскы өлешенә соус сыла, салат яфрагы, тавык ите, помидор һәм кыяр урнаштыр. Өстен икенче күмәч белән капла.
Менә сиңа өйдә ясалган чикенбургер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 ноября 2026 - 11:02
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН КУЕЛГАН НАЧАР БИЛГЕНЕҢ СӘБӘБЕН АҢЛАТАЧАКЛАР
-
9 ноября 2026 - 10:59
2027 ЕЛДАН КӨЛЛИЯТЛӘРДӘ ҺӘМ ТЕХНИКУМНАРДА БЕРДӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР КЕРТЕЛӘЧӘК
-
5 ноября 2026 - 11:25
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ХИМИЯНЕ ӨСТӘЛ УЕННАРЫ АША ӨЙРӘНӘЧӘКЛӘР
-
4 ноября 2026 - 10:29
«КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА ЯҢА ШУГАЛАК АЧЫЛАЧАК
Нет комментариев