ЧЫРШЫ БИЗИБЕЗМЕ?
Дуслар, тылсымлы Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Тиздән, бик тиздән, без җыйнап куйган урыннан уенчыкларыбызны алып, өй түрендә яшел чыршы бизәрбез. Әкияти могҗизаны тою өчен бу иң яхшы ысул, минемчә!
Яңа ел чыршысын бизәү гадәте ерак тарихка барып тоташа. Беренче чыршы уенчыклары фигуралап ясалган прәннек, печенье яки конфетлар булса, аннары аларны ялтыравык сипкән чыршы күркәләре, кәгазьдән, мамыктан ясалган чәчәкләр алыштыра. Бераздан картоннан ясалган уенчыклар, сәйлән, челтәрләр белән бизәлгән курчаклар, фәрештәләр, клоуннар һ.б. сыннар барлыкка килә.
Ә чыршыны шарлар белән бизәү гадәте каян килгән соң? Риваятьләргә караганда, Германиядә чыршыны алмалар белән бизәргә яратканнар, ә бер елны алман илендә алма уңышы аз була. Һәм кешеләр пыяла алмалар ясатырга пыялачыларга мөрәҗәгать итәләр. Шуннан бирле чыршыларны шарлар белән бизәү гадәте яшәп килә. Россиядә чыршы уенчыклары ясый торган бердәнбер «Ёлочка» фабрикасы Клинск шәһәрендә ачыла. Хәзер инде шарларның ниндиләре генә юк!
Чыршы бизәргә җыенгансыз икән – һәр уенчыкны, һәр шарны кулыгызда озаграк тотыгыз. Шул вакытта әкрен генә ишек ачылыр да, безнең өйләребезгә сиздермичә генә тыныч адымнар белән иң серле, иң күңелле, иң тылсымлы, иң бәхетле Яңа ел килеп керер. Һәр яңа ел уенчыгында тылсым яшерелгән, диләр. Шуны онытмыйк!
Илзия НӘҖИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 марта 2026 - 11:38
МӘКТӘПЛӘРДӘ 1-4 КЛАССЛАР ӨЧЕН «МИНЕМ ГАИЛӘМ» ДИГӘН ӨСТӘМӘ КУРС КЕРТЕЛӘЧӘК
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев