Логотип Идель
Бу – тема!

ЧАНА, ЧАҢГЫ, ТИМЕРАЯК - БӘЛАМЕ, БӘХЕТМЕ?

Кыш җиттеме, иркенлеккә чыгабыз. Тау, тимераяк, чаңгыда шуу, хоккей уйнау... Бер карасаң, нинди куркыныч көтә алсын инде сине? Бу бит велосипедтан яки җәй көне балалар арасында популярга әверелгән афәт тәрәздән егылып төшү түгел, дип әйтерсең син. Тик нәрсә генә дисәң дә, һәр ел фасылында сакланып йөрергә кирәк. Үзең сакланмасаң, әти-әниең генә саклап кала алмас.

Тиздән җитәчәк Яңа ел каникуллары да сине җилкетеп торадыр. Яңа ел бәйрәмнәре, каникуллар куркыныч маҗарага түгел, ә күңелле мизгелләргә әверелсен өчен, кайбер кагыйдәләрне истә тоту да җитә.

Кызыксынучанлык, актив хәрәкәт, эмоциональлек кайвакыт уеннан уймак чыгармый калмый. Бүген балалар травматизмы – балалар сәламәтлегенә йогынты ясый торган куркыныч кына түгел, ә әти-әниләргә проблема алып килә дә әле. Гадәттә, балалар һәм яшүсмерләр өйдә һәм урамда җәрәхәт ала. Иң киң таралганнары – көнкүрештә алынган җәрәхәт, транспортта җәрәхәтләнү һәм батып үлү.

Җәрәхәтләрне еш кына 7-11 яшьлекләр ала. Кызларга караганда, малайлар күбрәк яралана (73,3 процент). Бу аңлашыла да, малайларның шуклыгы еш кына сәламәтлеккә куркыныч янаган әйберләргә китерми калмый. Балалар ниндидер инфекция алуга караганда, җәрәхәт алудан ешрак үлә. Мисал өчен, Россиядә ел саен 10 000 бала машина бәрү аркасында үлә, 3500 бала батып үлә. Ел саен травмпукнтларга мөрәҗәгать балаларның саны 500 000нән арта.

Чаңгы, чана һәм башкалар


Кышын җәрәхәт алу, кул-аяклар сыну тагын да арта төшә. Кышкы спорт төрләре белән кызыксынган балада имгәнү куркынычы бермә-бер арта. Шуңа да шуганда, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң?

-​ Чаналарның төзеклеген тикшерергә.


-​ Чаңгыларның ныгытмаларын карап, шуучының аягына яхшы беркеләме икәнлеген тикшерергә.


-​ Тимераякларның аяк үлчәменә туры китереп алырга.


-​ Чана, чаңгы шуа торган тау юлдан читтә булсын, анда чыгып торган агач төпләре, таяклар булмасын


-​ Таудан төшкәндә, һәрчак уяу булырга, күзне йомып шумаска!


-​ Тимераякта шугалакта яки махсус җиһазландырылган урыннарда шуарга!


-​ Чаналардан поезд ясап уйнамавың хәерлерәк. Бер чана ауса, аннан соң барган чана аңа килеп бәрелә ала.


-​ Чаңгы, тимераякта шуу, асты тайгак булган аяк киеме дә сыну-имгәнүләргә илтә. Шуңа кулың яки аягың имгәнгән кебек тоелса, кичекмәстән, табибка барып күрен.



Авылның иң популяр урыны


Авылларда кыш көне уйнар өчен иң популяр урын кайда? Әлбәттә, боз каткан елгада. Әгәр син хоккей уйнауны, чана-чаңгы шууны шушы урыннан башка күз алдына китермисең икән, димәк, бу кагыйдәләрне 2гә 2 кебек яхшы итеп белергә тиешсең.

-​ Су өстен әле генә каплаган бозда шума, бу боз кешене күтәрә алмаска мөмкин.


-​ Бәке яннарын, балыкчы чокырчыкларын (лунка), сәнәгать предприятиеләрдән җылы су агып тушә торган урыннарны читләтеп уз.


-​ Ярдан бозга сикермә (аның калынлыгы нинди икәнен белеп булмый).


-​ Бозның ныклыгын аягың белән шапылдатып карап, тикшермә.


Бер дә зыян китерми торган уен – ул кар атыш, дип уйласаң, син ялгышасың. Ул күз җәрәхәтләренә китерә ала. Шуңа да, карны атам, дигәндә, аны кешенең йөзенә атма һәм боз белән капланган карны кулланма. Кыш көне урамдагы тимер әйберләрне ялап карау теләге дә тумый калмый, әлбәттә. Тик ябышып каласыңны һәм телеңне тимердән алып булмаячагын аладн ук уйла! Өшү – олылар даими рәвештә кабатлап килгән әйбер, чыннан да, куркыныч. Чөнки шактый түбән температурада гына түгел, ә дымлы һава торышы, юеш кием, аякны кыса торган аяк киеме аркасында да өшергә мөмкинлеген белә идеңме син? Еш кына кул, аяклар, бармаклар, борын һәм колаклар өши. Өшегәнне бөтенләй тоймаска да мөмкин. Тәннең кып-кызыл яки ак таплар белән капланганы өшүнең беренче билгесе. Шуңа да урамда булгана, һәрвакыт аяк-кулдагы бармакларыңны селкет, битеңнең сизгерлеген тикшереп тор.

Тайгак юлда нишләргә?


Менә монысы – иң куркынычы. Бер адым да егылып төшү өчен җитә кала. Бозлавык – салкын вакытта куркыныч тудырган төп әйбер. Җиргә таеп егылмас өчен:

-​ асты резинадан яки термопласттан ясалган, үкчәсез аяк киемен сайла,


-​ ашыгып барма, кискен хәрәкәтләр ясама, аяк астыңа карап йөр,


-​ аякларың тез яныннан бераз бөгелгән, тәнең алгарак иелгән булсын,


-​ кулларыңны кесәгә тыгып барма. Егылганда, аларны кесәдән тиз генә алып, нәрсәгәдер тотынып калып булмый,


-​ бозлавык вакытында баскычларны читләтеп үтәргә тырыш. Әгәр булып чыкмый икән, баскыч буйлап гадәттәгечә түгел, ә ян-яннан атлап төш. Болай булганда, җәрәхәт алу мөмкинлеге кими төшә.


Каникулларның ничек үтәчәге бары тик синнән тора. Чана, чаңгы, тимераяклар сиңа бәхет китерәчәкме, әллә куркыныч тудырачакмы икәнлеген, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп яки үтәмичә, син үзең хәл итәсең.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев