Логотип Идель
Бу – тема!

«ЧЕБУРАШКА 2» ФИЛЬМЫНА КҮЗӘТҮ

2025 ел башында чыккан «Чебурашка» фильмы зур уңыш казанды, кинотеатрларда иң югары рейтинглар, караулар җыйды. Традиция буенча быел 1 январьдә аның икенче өлеше «Чебурашка 2» да чыкты. Авторлар шул ук җылы атмосфераны саклап, сюжетны катлауландырып, геройларны үстерергә тырышкан тарихны дәвам итә.

Фильм вакыйгалары Чебурашканың инде тирә-юньне танып белгән, кешеләрчә яшәүче персонаж булуыннан башлана. Әмма ул һаман да «бала»: хисләрен контрольдә тота белми, үз теләкләрен башкаларныкыннан өстен куя. Нәкъ менә шушы сыйфатлар аркасында эчке һәм тышкы конфликтлар барлыкка килә.

Сюжетның үзәгендә – җаваплылык темасы. Чебурашка беренче тапкыр үз гамәлләренең ахыры, бик үк яхшы булмаган нәтиҗәләре барлыгын аңлый башлый. Икенче фильмда Чебурашка бары тик «милый» персонаж гына түгел, ул үпкәли, каршы эшдәшә, үзенчә дөреслек эзли торганга әйләнә. Бу сыйфатлар аны чын балага охшата. Авторлар аның характерын катлауландырудан курыкмаган, һәм бу фильмның иң көчле ягы булып тора.

Гена образы да тирәнәя. Ул инде тыныч, акыллы абый гына түгел, ә тәрбияче, терәк әти ролендә. Аның Чебурашкага карата таләпчән булырга мәҗбүр булуы – фильмның мөһим эмоциональ ягының берсе. Ата-ана ролен үти торган тамашачы нәкъ менә шушы моментларда үзен таный ала.

Яңа персонажлар сюжетны «тутыру» өчен генә кертелмәгән. Алар конфликтны үстерә, Чебурашканың характерын ачарга ярдәм итә, юмор элементын көчәйтә. Аеруча олылар белән балалар арасындагы каршылык күрсәтелүе игътибарга лаек,  ул җиңел формада бирелә.

Чебурашканың образы эчке ихласлыгы белән беренче өлештәгечә сакланган – аны кулга алып кочаклап яратасы килә.

Бу фильм балалар, әти-әниләр – гаилә белән карар өчен шәп. Көлкеле моментлардан рәхәт эмоцияләр алып, тәрбия темаларын үзләштереп, тетрәндергән мизгелендә елап алып, соңыннан гаилә белән озаклап фикер алышырлык җирлек бар монда.

Фильмның кульминацион ноктасы – Гена белән Чебурашканың янгында калуы һәм аларны үткәннәрдән калган бер хатирә, деталь коткаруы күңелгә тия. Тик азакта вакыйгаларның тиз-тиз булып бетүе һәм «злодей» булып саналган кешеләрнең гамәлләре нәтиҗәсе ачык калу, конфликтның чишелеп бетмәве бераз сәер тоелды. Бу, бәлки, киләсе фильм өчен интрига булып калгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев