Логотип Идель
Бу – тема!

ЧӘЧ ТИПЛАРЫ ҺӘМ АЛАРНЫ КАРАУ

Матур һәм сәламәт чәчләр һәрберебезнең визит карточкасы. Ләкин алар күзләрне сөендерсен өчен, аларны дөрес карарга да кирәк. Чәчләрне карау ул шампунь белән юу гына түгел. Бу үз эченә юу техникасын, киптерүләрне, укладкаларны һәм башкаларын алган тулы бер чаралар комплексы. Ә иң мөһиме: тәрбияләү синең чәч тибына туры килергә тиеш.

 

Үзегезнең чәч тибын билгеләгез башта:

  • Нормаль чәчләр: сау-сәламәт, ялтырыйлар, җиңел таралалар, майлы да корылыкка да түгел.
  • Майлы чәчләр: тиз арада пычраналар, күләмен югалталар, тонык һәм ябышкак күренәләр.
  • Коры чәчләр: Сына торган, бик начар тарала, җансыз күренә.
  • Катнаш чәчләр: Тамырлары майлы, очлары коры.
  • Юка чәчләр: Тиз чуалалар, күләме юк, тиз пычраналар.
  • Калын чәчләр: Каты, укладкага начар бирелә, коры булырга мөмкин.
  • Зыян килгән чәчләр: Сынган, буяу, химик завивка яки термик йогынты аркасында яктылыгын һәм эластиклыгын югалткан.

 

Чәчләрне карау кагыйдәләре:

1. Нормаль чәчләр. Үз чәчең тибына туры килә һәм җиңелчә генә чистарта, баш тиресен корытмый торган шампунь белән ю. Һәр юганнан соң кондиционер куллан. Атнасына 1-2 тапкыр чәчләреңә маска яса. Киптергәндә фен сайлыйсың икән, салкын һава өрсә, яхшырак. Иң әйбәте – табигый юл белән кипсеннәр. Укладка өчен җиңел фиксацияле продуктлар сайла.

2. Майлы чәчләр. Махсус майлы чәчләр өчен дигән, тире салосы бүленешен көйли торган компонетлары булган шампунь сайла. Чәчеңне пычраклыгына карап ю, ләкин көненә бер тапкырдан да күбрәк түгел. Кондиционерны очына гына сыла. Табигый ысул яки салкын һавалы фен белән киптер. Укладка ясаганда май булган спрейлар кулланма. Чәчләреңә кулларың белән эш кагылма, алай тизрәк майланачаклар.

3. Коры чәчләр. Сулыланыра торган компонентлары булган шампуньнар куллан. Атнасына 2-3 тапкырдан ешрак юма. Чәчеңне югач гел кондиционер сыла. Атнасына 2-3 тапкыр маска яса. Фен белән киптерсәң, термосаклау спрейлары куллан. Чәчне корыта, яндыра торган кайнар җайланмалар күп кулланмаска тырыш.

 

Тагын кайбер киңәшләр:

  • Катнаш чәчләрнең тамырларына тире маен көйли торган, очларына суландыра торган маска кирәк.
  • Юка чәчләргә укладка ясаганда авырайтмый торган җиңел фиксацияле гель, спрейлар кирәк.
  • Калын чәчләргә көчле тота торган фиксаторлар кулай.
  • Зыян күргән, сынган, янган чәчләргә термосаклау спрейлары куллану мәҗбүри.
  • Чәчеңне тараганда очларыннан башла.
  • Башыңа массаж ясау шулай ук чәчләргә дә файдалы.
  • Чәчеңнең очларын икеләнгән саен тигезләп кисеп тор.

 

Һәм барсы да индивидуаль икәнен онытма.

Сурәт: «freepic.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев