«БУДЕТ ЧИСТО»: БЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘК – БЕЗНЕҢ КУЛДА!
Күп кеше әйләнә-тирәдә булган проблемалар безгә кагылмый дип уйлый. Глобаль җылынумы, урманнар киселүме? Кешеләргә барыбер сыман. Әмма Республикабызда экологиягә багышланган бик күп хәрәкәтләр эшләп килә. Әйдәгез, шуларның берсе белән танышып китик.
«Будет чисто» – табигатьне бергә саклыйбыз
Беренче карашка бу лозунг бик каты яңгырый кебек. Әмма быел 10 елы тулачак «Будет чисто» хәрәкәтендә Татарстан Республикасының 43 районы һәм 2 шәһәр округы катнаша. Казан, Биектау, Яр Чаллы, Буа, Кукмара һәм башка бик күп җирләрдә үткән, тормышның төрле яклары белән танышасы килгән амбициоз мәктәп укучылары һәм студентлар бергәләп илебезнең табигатен (шул ук вакытта безнең киләчәкне) сакларга булыша.
Ә ничек башланып киткән соң бу?
2015 елның 12 июнендә ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов «Будет чисто» проектына старт бирә. Әлеге хәрәкәт ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә төзелә һәм үсеш ала.
2017 елның 30 мартында исә яшьләр экологик хәрәкәте Татарстан Республикасының Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы статусын ала. Бу вакыйга активистлар һәм экологик хәрәкәттә катнашучылар тормышында яңа башлангыч булып тора.
Алар табигатькә ничек ярдәм итә?
«Будет чисто» табигатьне саклау буенча иң яхшы проектларга экоконкурслар («ЭКВЕСТ», «Районымның экологиясе» һ.б.) үткәрә. Шулай ук алар фикердәшләр белән тәҗрибә уртаклашу өчен төрле профильле сменалар булдыра.
Моннан тыш алар мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, студентлар һәм өлкәннәр өчен төрле актуаль темаларга экология дәресләре үткәрә. Кыскасы, чыннан да, яшәгән төбәгебез чиста булсын өчен бик күп көч түгелә!
Беренче елны 6080 катнашучысы булган һәм 156 экологик чара үткәргән «Будет чисто» хәрәкәте бүген исә безне мондый саннар белән куандыра:
265773 катнашучы
3664 экологик чаралар
1851 табигатьне саклау буенча акцияләр
365 агач утырту буенча акцияләр
389 чимал җыю буенча акцияләр
264 хайваннарны яклауга багышланган акцияләр
15 палаткалы лагерьлар
12 профильле сменалар
6 Республика форумнары
Үз өлешеңне кертергә мөмкинлек!
Әлеге яшьләр хәрәкәте чыннан да яңа дөнья шикелле. Иң мөһиме, син табигатькә икенче караш ташлыйсың, ә янәшәңдәге кешеләр һәрвакыт синең яклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев