BUBBLEGUMНАН МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА ИРТӘНГЕ ДИДЖЕЙ-СЕТ
9 июль көнне сәгать 10:00дә бер сәгать дәвамында Мәскәү базарында заманча электрон эшкәртүле татар мотивлы җырлар яңгыраячак. Чара Scratch DJ School һәм Yummy Music белән берлектә уза.
Үз чыгышында Булат Bubblegum яңа «Irte» дип аталган трегын анонслый. Ул Scratch DJ School һәм Yummy Music тан «Музыкаль лаборатория» проектының бер өлеше булып тора. Барлык платформаларда рәсми релиз 11 июльгә планлаштырылган.
«Музыкаль лаборатория» татар музыкасы яңгырашын яшәртүгә юнәлтелгән. Проект 10 трекны берләштерәчәк: җиңел хаус-музыкадан алып каты драм-н-бейска кадәр, анда татар теле һәм милли музыка бөтенләй яңа яңгыраш алачак. Композицияләрне тормышка ашыруда Scratch DJ Schoolга нигез салучы Булат BubbleGum һәм Yummy Music лейблы эшли.
Проект Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Комиссия ярдәме һәм Алдынгылар хәрәкәте белән гамәлгә ашырыла.
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев