Бу – тема!
БЛОКНОТКА НӘРСӘ ЯЗАРГА?/29 ФАЙДАЛЫ ИДЕЯ
Сезнең дә дөнья хәтле көндәлек, блокнот, матур дәфтәрләрегез өелеп ятамы ул? Җыясың-җыясың... Язып та караган буласың, аннан тагын ташлана... Карантин чорында бу матур блокнот-көндәлекләрне эшкә җигик әле! Ничекме? Аларга нәрсәләр язарга? Шул турыда идеяләр тәкъдим итәбез. Блокнотларыгыз да буш ятмас, шул ук вакытта алар сезгә зур файда да китерер. Киттек!
ПЛАНЛАШТЫРУ
- Максатлар исемлеге (атна, ай, семестр, уку юлы, тормыш өчен).
- Гадәтләр трекеры.
- Айга, семестрга, атнага, елга, көндәлеккә планнар исемлеге.
- Керем һәм чыгымнар барлап бару.
- Нәрсә укырга, карарга, тыңларга? Исемлек.
- Сериаллар карау трекеры.
- Бәйрәмнәрдә туганнарга, дусларга бүләк бирү исемлеге.
- Теләкләр исемлеге.
УКУ
- Өлгергәнлекне күзәтү трекеры
- Уку елына максатлар
- Дәресләр һәм кабинетлар җәдвалы (расписание)
- Төрле фәннәр буенча файдалы ресурслар исемлеге (китап, сайт һ.б)
- Атнага, айга, семестрга, уку елына өй эшләре.
ИЛҺАМ
- Китаплардан яраткан афоризм, цитата, өзекләр.
- Эш булмаганда ниләр эшләргә? Исемлек.
- Син рәхмәтле булган әйберләр исемлеге.
- Депрессиядә булганда нишләргә? Исемлек.
- Сине бәхетле итә торган нәрсәләр исемлеге.
ИСЕМЛЕКЛӘР
- Җавабын табарга кирәкле сораулар.
- Син булырга теләгән урыннар исемлеге.
- Идеяләр исемлеге.
- Рецептлар.
- Яраткан китап, фильм, шоулар.
- Син тулырак белергә теләгән нәрсәләр исемлеге.
- Яраткан, файдалы сайтлар.
ЖУРНАЛИНГ/СМЭШБУК
- Билет, брошюралар җыелмасы.
- Сиңа якын кешеләрнең хатлары.
- Наклейка, марка коллекциясе.
- Синең белән булган мөһим вакыйгалар.
- Атна, ай плейлисты.
Туклану, тренировкалар буенча хисап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 апреля 2026 - 08:53
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
-
13 апреля 2026 - 11:09
МЕДВЕДЕВ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНЕҢ БАШ МӨХӘРРИРЕ БУЛДЫ
-
10 апреля 2026 - 10:54
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ТАТАРСТАНДА 238 ТЕМАТИК СМЕНА ОЕШТЫРА
-
9 апреля 2026 - 11:29
«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ – 2026» ҖИҢҮЧЕСЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев