«БИГ ТЕЙСТИ» САЛАТЫ ЯСЫЙБЫЗ
Бургер ашыйсы килә, ләкин җиңелрәк вариант эзлисеңме? Бу салатта «Биг Тейсти»дагы таныш тәмнәр бар: ит, сыр, яшелчәләр һәм тәмле соус. Ә иң яхшысы – аны әзерләүгә нибары 20 минут чамасы вакыт кирәк.
Гадәти «Биг Тейсти» бургеры кунжутлы күмәч, ит котлеты, помидор, сыр, суган, салат һәм махсус соустан тора. Ә безнең рецептта күмәч урынына – яшелчәләр, котлет урынына сыр белән кыздырылган фарш кулланыла.
Соусны да өйдә бик җиңел генә ясарга мөмкин. Моның өчен грек йогурты, кетчуп, горчица һәм маринадланган кыяр кирәк. Нәтиҗәдә тәме бургер соусын бераз хәтерләткән, ләкин гадирәк составлы заправка килеп чыга.
Нәрсәләр кирәк?
- тавык яки сыер ите фаршы – 450 г;
- помидор – 3 данә;
- маринадланган корнишон – 5-6 данә;
- кызыл суган – 1 данә;
- айсберг салаты – 1 баш;
- чеддер сыры – 40-50 г;
- тоз – 1 чәй кашыгы;
- борыч – тәменчә.
Соус өчен:
- грек йогурты – 250 г;
- кетчуп – 2 аш кашыгы;
- маринадланган корнишон – 2–3 данә;
- бөртекле горчица – 2 аш кашыгы.
Бөтен салатның КБЖУсы: 866 ккал / 83 г аксым / 43 г май / 34 г углевод.
Ничек әзерләргә?
- Айсберг салатын кул белән өзгәләп, тирән савытка салыгыз. Помидорны, корнишоннарны һәм кызыл суганны турап өстәгез.
- Табаны яхшылап кыздырыгыз һәм фаршны салыгыз. Май өстәмәсәгез дә була: кыздырганда фарш үзе үк сок һәм май бүлеп чыгара.
- Фаршны кыздырганда вак кисәкләргә бүлгәләп торыгыз. Болай ул тигезрәк кызачак.
- Тоз һәм борыч өстәгез. Өстенә чеддер сырын салыгыз һәм эреп киткәнен көтегез.
- Әзер фаршны яшелчәләр салынган савытка өстәгез.
- Аерым савытта грек йогурты, кетчуп, горчица һәм вак итеп туралган корнишоннарны кушып болгатыгыз.
- Соусны салатка салыгыз һәм барысын да яхшылап бутыгыз.
Теләсәгез, әзер салат өстенә кунжут та сибәргә мөмкин.
Менә шул – «Биг Тейсти» тәме булган гади, туклыклы һәм тиз әзерләнә торган салат әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев