БҮГЕНГЕ КӨНДӘ РОССИЯДӘ ИҢ КИРӘКЛЕ ҺӨНӘРЛӘР ИСЕМЛЕГЕ
Росиянең мәгариф министрлыгында илдәге иң кирәкле һөнәрләрне атадылар. Нинди юнәлешкә укырга керсәң, аның буенча эшкә урнаша алу ихтмалы зуррак? Хәзер сөйлибез.
Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков Россиядә нинди һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур булуын әйткән. Аның фикеренчә, бүгенге көндә медицина, педагогика һәм IT өлкәсендә белегечләргә кытлык бар. Нәкъ менә шушы юнәлешләргә хезмәткәрләр кирәк.
Фальков IT-юнәлештә нинди белгечләр кирәклеген дә ассызыклый: алар – мәгълүмат аналитиклары. Болардан тыш, инженерия юнәлешендә белем бирә торган югары уку йортларын тәмамлаучылар да эшне артык озак эзләп йөрми. Әмма «инженер» һөнәре үзе популярлык рейтингларына еш кына эләкми кала.
- Бүгенге көндә информацион технологияләр, медицина һәм педагогика юнәлешләрендә белем алучы белгечләр кирәк. Нәтиҗәләр күрсәтүенчә, бүгенге көндә дөньяда мәгълүмат аналитикларына ихтыяҗ зур, - дип сөйли үз чыгышында Валерий Фальков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
Нет комментариев