Логотип Идель
Бу – тема!

"БЕЗНЕҢ ЭШ ЙОКЛАГАНДА ДА ДӘВАМ ИТӘ"

Без алар хакында ни беләбез соң? Гел формадан йөриләр, тиктомалга урамда туктаталар, Казан метросына эләксәң, рюкзакларыңны тикшерәләр... Ә киноларда алар баш җитмәслек җинаятьләрне ача, башбирмәс бандитларны тота, гаделлекне торгыза. Чын хокук сакчылары нинди була Без, үсмерләр редколлегиясе, шуны белергә теләп, Татарстанның Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иттек.

Һәр эшне яратып башкарырга кирәк


Алинә Нямаева: Бандитларны тоту сезне куркытамы?

Татарстан эчке эшләр министрлыгының Җинаятьләрне ачу идарәсе җитәкчесе, полиция полковнигы Юрий Серов: Безнең полициядә үз һөнәрен яратучылар гына хезмәт итә. Алар нык та, көчле дә. Җинаятьчеләрне тоту аларны куркытмый. Чөнки хокук бозуларны кисәтү, аларны булдырмау – полиция хезмәткәрләренең төп вазифасы.

Алинә Нямаева: Сез безгә, яшь буынга, нинди киңәшләр бирер идегез?

Татарстан эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы рәисе Евгений Гатцук: Иң төп киңәш - тырышып укырга, спорт белән шөгыльләнергә, кыңгыр эшләрдән ерак йөрергә, начар гадәтләрне булдырмаска. Үзеңә һәм тирә-юнеңдәгеләргә битараф булмаска. Яшүсмер вакытыңда ук үзеңне чын шәхес итеп тәрбияләргә.

Алия Гафурова: Полиция хезмәткәре булу авырмы?

Татарстан эчке эшләр министрлыгының идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Илгиз Хәмитов (Җинаятьләрне ачу бүлеге): Һәр эшне дә яратып башкарырга кирәк. Шул чакта гына ул канәгатьлек китерә. Полиция хезмәтендә бары тик үз һөнәренең осталары гына эшли. Әлеге һөнәр күпкырлы. Биредә кеше язмышлары хәл ителә. Һәр хезмәткәр "законга хезмәт итеп, халыкка хезмәт итәбез" шигаре астында эшли.

Алия Гафурова: Сез үз һөнәрегез белән горурланасызмы?

Евгений Гатцук: Яратып башкарган хезмәт - үзе бер горурлык. Эчке эшләр органында башкача булуы мөмкин дә түгел. Чөнки полиция хезмәткәрләре хокук бозуларны кисәтә, ил-көнебезнең тынычлыгын тәэмин итә, закон чиген атлап чыгучыларны тоткарлап, хөкем алдына бастыра.

Алия Гафурова: Полиция хезмәткәрләренә генә караган нинди кагыйдәләр бар?

- Иң төп кагыйдә - эшеңә хилафлык китермәү! Хезмәтен башкарганда һәр хезмәткәр яттан белергә тиешле “Полиция турындагы” законга таянып эш итү. Шуның өстенә, полиция хезмәткәрләреннән Җинаятьләр һәм Админстратив хокук бозулар кодекслары кебек күптөрле кодексларны да белү таләп ителә.


Һәр мизгелдә куркыныч янаса...


Илүзә Касыймова: Эшегездә сезгә куркыныч янаганы бармы?

Юрий Серов: Безнең һөнәр җаваплы да, куркыныч та. Җинаятьләрне ачканда куркынычның кайсы яктан янаганын кайчакта искәрмичә дә каласың. Ә бит оператив хезмәткәрләргә көн саен вак хулиганлык гамәлләре кылучылар белән генә түгел, җитди, авыр җинаять ясаучылар белән дә күзгә-күз карап эш итәргә туры килә. Кайберләре коралланган булырга да мөмкин. Шул чакта полиция хезмәткәре үзен генә түгел, бәлки җинаятьтән зыян күрүче кешенең да гомерен саклап кала белергә тиеш.

Илүзә Касыймова: Сезгә униформагыз ошыймы? Әллә үзгәрешләр кертер идегезме?

Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге өлкән референты, эчке хезмәт майоры Әлфия Сафина: Хәзерге формабыз бик килешле. Аны бит атаклы Россия дизайнеры Валентин Юдашкин үзе тәкъдим итте. Шулай да камиллеккә чикләр юк. Вакыт үтү белән бәлки тагын да заманча киемнәребез булыр.

Илзирә Гыйззәтуллина: Полициядә эшләү тарихыгызда нинди кызыклы/куркыныч/гаҗәпләндергән очраклар булды?

Россия эчке эшләр министрлыгының Мамадыш буенча бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айрат Багауов: Безнең хезмәт бик үзенчәлекле. Һәр булдырылмый калган закон бозу, кечкенә генә авылда кылынса да, бөтен дөньяны шаулаткан җитди җинаятьне ачу, җәмгыятебезгә куркыныч тудырган җинаятьчене эзләп табу – болар барысы да истә кала торган, куркыныч та, шул ук вакытта кызыклы да вакыйгалар. Тирә-якны дер селкетеп торган оешкан җинаятьчел төркемнәрнең кыңгыр гамәлләренә киртә куюга ирешкән полиция хезмәткәрләренең эшенә "искиткеч" дип әйтми мөмкин дә түгел.

Илзирә Гыйззәтуллина: Елына ничә эшне бергә алып барырга туры килә?

Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының тикшерү буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция подполковнигы Альберт Сафин: Эчке эшләр органы хезмәткәрләре бик күп төрле юнәлештә эш алып бара. Юл йөрү кагыйдәләрен, җәмәгать тәртибен бозучыларга каршы көрәш, икътисадый җинаятьләрне булдырмау, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә киртә кую, шуның өстенә Россия Җинаять кодексының бихисап маддәләре буенча кылынган кыңгыр эшләрне ачу һәм, тикшереп, махкәмә хөкеменә кадәр китереп җиткерү – болар полиция хезмәткәрләренең ел әйләнәсендә башкарыла торган хезмәте. Әлеге хезмәтне саннарга күчергәндә, агымдагы елның 10 аенда гына да барлыгы 42 меңнән артык җинаять эше теркәлгән. Шуның 23600дән артыгы ачыкланган. Әлеге җинаятьләрнең 8417се авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр рәтенә керә. Шулар арасында 241 кеше үтерү очрагы булса, 488е авыр тән җәрәхәте ясау. Кылынган җинаятьләрнең арасында иң күбесе - урлаулар. Статистика буенча алар - 15755. Шуңа өстәп - 991 талау, 5412 – мошенниклык, 437 – законсыз әйләнештәге корал, 3135 – законсыз әйләнештәге наркотик матдәләр, 3242 – икътисадый җинаятьләр, 4182се - юл-йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары.


Җинаять ничек ачыла?


Аяз Әһлиуллин: Ишеткәнемчә, җинаять билгесе (улика), гадәттә, бер уйламаган жирдән табыла...

Татарстан эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистика бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Әнәс Мөхәммәтҗанов: Әйе, кылынган җинаятьләрне ачуда ярдәм итә торган дәлилләр көтелмәгән җирдән дә табылырга мөмкин. Шунысын әйтергә кирәк, җинаять кылынган урынга иң беренче булып тикшерү-оператив төркеме юл ала. Әлеге төркемдә тикшерүче дә, эксперт-криминалист та, хәтта ис белән эзгә төшә торган кинолог хезмәткәре дә була. Эксперт-криминалистның эше җинаять кылынган урындагы һәр нәрсәне җентекләп өйрәнү, тикшерү, дәлил булырлык әйберләрне җыеп алу. Бу очракта күзгә күренмәслек җеп яки чәч бөртеге дә, кул яки аяк эзе дә, хәтта тире кисәкчеге дә - кыңгыр гамәл кылучы турында барысын да “сөйләп” бирергә мөмкин.

Аяз Әһлиуллин: Логик фикерләү сәләтегезне үстерү өчен нәрсә эшлисез?

Альберт Сафин: Логик фикерләү сәләте тәҗрибә тупланган саен тагын да үсә бара. Бу башкача була да алмый. Безнең эштә бит барысы да салкын акыл белән эшләнергә тиеш. Һәр эшкә җитди, төптән уйлап карасаң гына нәтиҗә уңай булачак. Бу вакытта инде, әлбәттә, логик фикерләү сәләтенең бай булуы зур роль уйный. Ул булганда гына килеп чыккан хәлнең сәбәбенә төшенергә, аннары инде уңай хәл итеп, нәтиҗә ясарга һәм мәсьәләнең чишелешен табарга мөмкин.

Илгиз Шәкүров: Сездәге иерархия ничек төзелгән? Кем сездә төп "начальник"?

Әлфия Сафина: Эчке эшләр органында иң беренче җитәкче булып генерал дәрәҗәсендәге Министр санала. Идарә һәм бүлекләрдә полковник һәм подполковник дәрәҗәсендәге җитәкчеләр тора. Җитәкче ул – хезмәтне оештыручы, әйдәп баручы кеше. Кирәк чакта булышучы, ярдәм итеп киңәшен бирүче, кирәк чакта шелтәләп алып дөрес юл күрсәтүче, үзенең кул астында эшләүченең һәр гамәлен белеп торып, уңышларына сөенеп, хуплап торучы тәҗрибәле остаз.

Ләйсән Шәрапова: Ни өчен милицияне полициягә үзгәрттеләр соң?

Әлфия Сафина: Оешу барышында милиция хезмәтенә үз теләкләре белән һөнәри яктан әзерлексез кешеләр килгән. Еллар үтү белән әлеге хезмәт тагын да камилләшә, заманча технологияләр барлыкка килә, хокук саклау хезмәткәрләренә карата куелган таләпләр дә, бурычлар да арта бара. Бу инде үз уңеннан үзгәреш кертергә этәргеч була. Чөнки бөтен дөнья дәрәҗәсендәге полиция хезмәткәрләре физик яктан ныклы, сугышчан әзерлекле, күпкырлы шәхесләр. Алар берьюлы берничә вазифаны үти, оста итеп корал белән эш итә, җинаятьчелеккә каршы көрәш алып бара.


Аларның төшенә ни керә?


Ләйсән Шәрапова: Әлеге өлкәдә эшләр өчен нинди фәннәрдән имтихан бирергә кирәк?

Әлфия Сафина: Булачак полиция хезмәткәрләрен Россия эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институында хәзерлиләр. Әлеге югары уку йортына керер өчен иң беренче имтиханны йөгерү, физик күнегүләрдән торган әзерлек буенча бирергә кирәк. Бу - иң мөһим таләпләрнең берсе. Чөнки полиция хезмәткәре җитез дә, физик яктан сәламәт тә булырга тиеш. Аннары инде җәмгыять белеме фәне, һәм рус теле буенча имтихан тапшырасы. Шулай да имтиханнар алдыннан җитди табиб тикшерүе үткәрелә, шулай ук гаиләдә закон чигеннән атлап чыгучыларның булу-булмавы тикшерелә. Барлык тикшерүләр һәм имтиханнар бирелгәннән соң гына, син әлеге мәртәбәле югары уку йорты ишегеннән атлап кереп, 1нче курста ук горур рәвештә погонлы полиция формасы кия алачаксың.

Рәфидә Галимҗанова: Полиция хезмәткәрләре шәхси тормышта да шундый җитдиме?

Айрат Багауов: Эштәге җитдилек кайчакта өйгә дә кайта шул. Чөнки ачылып җитмәгән җинаять турындагы уй-фикерләр тынгы бирми. Ә инде күңел тыныч чакта уен-көлкегә дә вакыт табыла.

Рәфидә Галимҗанова: Төшегезгә җинаятьчеләрнең кергәннәре бармы?

Айрат Багауов: Төшкә җинаятьче үзе түгел, ә менә ачылып бетмәгән җинаять керә. Бу үзе өчен генә түгел, һәр хезмәткәр, һәр ябылмаган эш, һәр гамәл өчен җавап бирә торган җитәкче өчен бигрәк тә табигый. Йоклаганда да эш дәвам итә кайчак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев