Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЗДӘН СЕЗГӘ ФИЛЬМНАР, МУЛЬТФИЛЬМНАР КАПЧЫГЫ!

Урамда суыткан саен җылы юрганга төренеп, фильмнар яисә мультфильмнар гына карап ятасы килә. «Нәрсә карарга инде?», дигән сорау тумасын өчен без сезгә кыш тематикасына бәйле фильм һәм мультфильмнар исемлеген тупладык. Попкорн алырга онытмагыз.

1. «Эверест» (1998), 0+

Әлеге фильмда халыкара альпинистлар командасының дөньядагы иң биек тауга менүе күрсәтелә. «Эверест» күтәрелүгә әзерлек һәм аның вакытында очрашырга туры килгән кыенлыклар (кар көртләре, кар давыллары һәм кислород ачлыгы) турында гына түгел, ә батырлык һәм дуслык ярдәмендә авырлыкларны җиңү турында да.

2. «Клаус» (2019), 6+

Әтисе ялкау улын акылга өйрәтү өчен Смиренсбург бозлы арктик утравына почтальон итеп җибәрә. Аннан кайту өчен малайга  почта бүлеге оештырырга һәм бер ел эчендә кимендә 6000 хат җибәрергә кирәк була. Малай бу шартларны үти алырмы?

3. «Полярный экспресс» (2004), 6+

Әлеге мультфильмдагы төп герой Кыш Бабайның барлыгына ышанмый, һәм беркөнне аны Төньяк полюска илтә торган «Поляр экспресс» әкияти поезды алып китә. Ул анда Кыш Бабайны очрата микән?

4. «Белый плен» (2005), 12+

Фильмның вакыйгалары Антарктиканың чиксез киңлекләрендә бара. Фәнни экспедиция метеорит эзләргә китә, ләкин көтелмәгән хәл һәм һава шартлары этләрне калдырырга һәм аларсыз кире кайтырга мәҗбүр итә. Сигез этнең алты ай дәвамында боз чүлендә исән калу өчен көрәше турында фильм беркемне дә битараф калдырмаячак.

5. «Хроники Нарнии: Лев, колдунья и волшебный шкаф» (2005), 12+

Фильм сихерче хакимлеге астында мәңгелек кыш хөкем сөргән Нарния иленә алып баручы тылсымлы шкафны тапкан дүрт бала турында. Нарниядә алар явызлыкка каршы көрәштә ярдәм итүче Арыслан очраталар. Бу кыюлык, дуслык һәм могҗизаларга ышану турындагы фильм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев