Логотип Идель
Бу – тема!

БЭТМЕН ҺӘМ БАШКАЛАР: МАРТ АЕНДА НИНДИ ФИЛЬМНАР ЧЫГАЧАК?

Тиздән яз җитә, һәм талантлы режиссерлар  кино карарга яратучыларга шәп фильмнар тәкъдим итәчәк. Бу елның мартында дөньяда берничә гаҗәеп премьера көтелә. Шул уңайдан без сине алар белән кыскача таныштырып китәргә булдык. Язмада спойлерлар юк.

Бэтмен/ The Batman, боевик, драма

Күпләр көтеп алган премьера 4 мартта чыгачак. Кечкенәдән яраткан супергерой Бэтмен быел экраннарга Роберт Паттинсон белән кайтачак. Паттинсонны бу рольдә күрү гаҗәеп тоелырга мөмкин. Монда ул фанатларга бөтенләй яңа яктан ачылачак. Актер үзе бу роле өчен бик кайгырган, аның фанатларга Бэтменның начар версиясен күрсәтәсе килми.

Морбиус/ Morbius, фантастика, боевик

Төп рольдә Джаред Лето катнашкан фильмның чыгу көне – 31 март. Фильм Marvel галәмендә бара, ә вакыйга үзәгендә – кан авыруыннан интегүче биохимик, доктор Майкл Морбиус. Ул үзен коткару өчен соңгы мөмкинлектән – эксперименталь препараттан файдалана һәм исән кала. Тик моның нәтиҗәсе коточкыч булып чыга.

Проклятие. Дом с прислугой/The Maid, ужас

Куркыныч фильмнар карарга яраткан кешегә шәп вариант. Премьера 3 мартка планлаштырылган. Эчтәлеге типик куркыныч кинолар традицияләренә нигезләнгән. Джой исемле кыз бер зур йортка эшкә урнаша һәм шуннан...Кыскасы, бернинди яңалык та юк кебек тоелса да, фильм үзенең спецэффектлары белән булса да гаҗәпләндерәчәк.

Ты мне не мать/You Are Not My Mother, ужас, драма

10 мартта тагын бер куркыныч фильм чыгарга тора. Хэллоуинга бер атна калганда, Чар исемле яшүсмернең әнисе югала. Бер көн үткәч, әни кеше кире әйләнеп кайта, тик аны берсе дә танымый. Ә алда нәрсә буласын карагач белерсең.

От кутюр/ Haute couture, комедия, драма

Төп герой Эстер гомере буе Dior остаханәсендә эшли. Бервакыт метрода бер яшь кыз аның сумкасын урламакчы була. Эстер исә полициягә хәбәр итәр урынга кызны тәрбиягә алырга тели. Премьера 3 мартта булачак.

Ампир V, фэнтези

Россия режиссерларыннан вампирлар турында фильм көтү әзрәк сәер тоела, тик ул шәп килеп чыгарга охшаган. Кыскасы, монда дөнья белән вампирлар идарә итә. Һәм алар бер дә без күреп өйрәнгән Голливуд геройларына охшамаган. Алар рәтенә Роман исемле гади егет тә эләгә. Геройны алга таба нәрсә көтә? Гаҗәеп вакыйгалардан чыгу юлын табармы? Фильмны 31 мартта карый башларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев