Логотип Идель
Бу – сер!..

«БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КҮРЕМ КИЛДЕ»

Аноним, 13 яшь:

 «Беренче тапкыр күрем (менструация) килде. Башым һәм эчем авырта, кәефем дә гел уйнап тора. Бу халәттә үземне ничек тотарга кирәклеген белмим. Миңа нишләргә?»

Яшүсмер кызлар өчен актуаль булган әлеге тема бик күп сораулар тудыра. Әгәр син әниең яисә апаң белән бу турыда сөйләшергә оялмыйсың икән, бик яхшы. Әмма төрле ситуацияләр булырга мөмкин бит. Гаиләдә бу темага сөйләшүләр алып барылмаса, әлбәттә, без җавапны читтән эзләргә мәҗбүр булабыз. Иң беренче чиратта ярдәмгә Интернет килә. Ә анда мәгълүматның кирәге дә, кирәкмәгәне дә бик күп. Шуңа күрә бу язмада без белгеч фикере белән танышырбыз һәм сине кызыксындырган сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

Вахитова Әлфия Илдар кызы, акушер-гинеколог:

– Гади тел белән әйткәндә, күрем – ул организмның чистарынуы. Беренче тапкыр килгәндә, көннәр «уйнап» алырга мөмкин. Мәсәлән, бер-ике ай килә, өченчесендә – юк. Бу нормаль күренеш. Беренче тапкыр күрем килгәч, курыкмагыз! Әниегезгә яисә апаларыгызга әйтергә кирәк. Гомумән, күрем килә башлагач, табибка күренергә киңәш ителә. Иң мөһиме, күремнең күләменә һәм ничә көн дәвам иткәненә игътибар итү зарур. Уңайлы булсын өчен, телефонга махсус кушымта урнаштырырга мөмкин. Биредә сез башланган һәм беткән көнен теркәп бара алачаксыз. Һәрдаим бу эшне башкарып торсагыз, үзегезгә дә, табибка да уңайлы булачак.

Күрем килгәндә, физик көч куя торган эшләр, бассейнда йөзү, эссе мунча, сауна яисә ванна керүдән баш тартсаң, кулайрак булачак. ⁠Әлбәттә, җылы итеп киенеп йөрергә, җенси әгъзаларны сакларга кирәк. Күрем күләме артык күп булса яисә авыртып килсә, табибка барырга кирәк.

Егетләр колагына да мәгълүматыбыз бар. Әгәрдә сез иптәш кызыгызның яисә классташыгызның күрем вакыты икәнен белеп алсагыз, көләргә яисә кимсетергә кирәкми. Бу – табигый күренеш һәм ул сау-сәламәт һәр хатын-кызда да була. Яшүсмерләргә мондый вакытта аеруча авыр: организмда төрле үзгәрешләр күзәтелә, кәеф көненә 100 тапкыр уйнап тора.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: гүзәл затлар, сез үзегез генә түгел. Ярдәмгә мохтаҗ вакытта, олыларга яисә табибларга мөрәҗәгать итәргә оялмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев