Логотип Идель
Белми калма

«ПАРЛАМЕНТ ДӘРЕСЕ – 2025» КЫСАЛАРЫНДАГЫ КОНКУРСЛАР ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БҮЛӘКЛӘНДЕ

Бүген «Парламент дәресе 2025» кысаларында үткәрелгән республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. 56 укучы һәм 6 укытучы җиңүче дип табылды. 14 укучы лауреат булды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

 

Дәүләт Советы бинасында Россия парламентаризмы көне алдыннан (27 апрель) гадәттәгечә Парламент дәресе кысаларындагы бәйгеләр җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел иҗат конкурсларының республика этабында 447 укучы һәм 86 педагог катнашкан. 56 укучы һәм 6 педагог җиңүче, 14 укучы лауреат булды.

Парламент дәресе кысаларында 2025 елның 3 февраленнән 31 мартына кадәр укучыларның иҗади эш конкурслары (балалар рәсемнәре, сочинениеләр, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары һәм тикшеренү эшләре) һәм педагогларның методик эшләнмәләре бәйгесе үткән. Һәр конкурсны уздыру турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган. 

Бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, урынбасары Марат Әхмәтов, депутат, Россия героя Рәсим Баксиков, мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин: «Парламент дәресе яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль уйный. Бу дәресләрдә без Бөек Ватан сугышы, МХОда катнашкан геройларыбызны, якыннарыбызны искә алдык. Тарихын белмәгәннең бүгенгесе юк һәм ул киләчәккә дә карый алмый. Шуны истә тотсак иде», – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Быел 17-28 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре узды һәм ул Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Дәрес темасы – «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!». Парламент дәресләре 2025 елда 1202 гомуми белем бирү оешмасында 155 мең укучы катнашкан.

Парламент дәресләрендә төрле дәрәҗәләрдәге 400дән артык депутат, ук башкарма комитетлар җитәкчеләре һәм урынбасарлары, муниципаль район башлыклары, махсус хәрби операциядә катнашучылар кунак булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев