Логотип Идель
Белми калма

«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ» АКЦИЯСЕНДӘ НИЛӘР БУЛАЧАК?

21 нче апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә багышланган пресс-конференция узды. Җыелыш кысаларында спикерлар чарага кагылышлы фикерләрен белдерде.

Төп вакыйга 26 нчы апрель көнне Г. Камал театрының яңа бинасында үтәчәк. Март аенда беренче этапта музыкаль бәйге, икенчесендә фатирник үткәрелгән. Моннан тыш быел тел мониторингы эшләп килүе турында сүз яңгырады. «Төрле дәүләт, бюджет оешмаларында ике телне куллану дәрәҗәсен тикшерәбез. Шул исәптән Казанга оча торган авиакомпанияләргә хатлар яздык», – дип уртаклашты Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Шулай ук 22се көнне Г.Камал театрының иске бинасында «Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» исемле өстәмә чара көтелә: ун шагыйрь үз шигырьләрен сөйләячәкләр, һәм ясалма фәһем аларга җавап итеп үз текстын тәкъдим итәчәк.

Акция белән беррәттән «Язгы печән базары» да Казан халкын һәм читтән килүче кунакларны каршы алырга әзер торачак.

«Мин татарча сөйләшәм» гала-концертының алып баручылары итеп Илгиз Шәйхразиев, Ләйлә Лерон, Дилияр һәм Дәрҗеманова Зилә билгеләнгән. «Бәйрәмне алып баруны өч өлешкә бүләбез, ягъни өч дәвер, өч буын, өч төрле идея. Һәрбер төркемнең үз миссиясе булачак һәм без яшебезгә туры килгәнчә кызыклы итеп алып барачакбыз», – дип вәгъдә итте Зилә Дәрҗеманова.

«Квиз исә 23 апрель көнне Г. Тукай әдәби музеенда узачак. Теләгән кеше командасын җыеп катнаша ала», – дип белдерде интеллектуаль уеннар һәм конкурслар кураторы Эльмира Вәлиева.

Гала-концерт сценарий авторларының берсе Ләйсән Фәхриева: «Күбәләк эффекты» концепциясе буыннар темасына кайтып кала, башкача әйткәндә, татарча сөйләшсәк, иҗатыбызны татар телендә тәкъдим итсәк, киләчәгебезне үзгәртә алырбыз».

Кыскасы, ай азагы күңелле, файдалы тамашаларга бай була. Бары тик яңалыклар артыннан күзәтеп бару һәм актив катнашу гына сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев