БЕР МИНУТ ПРИНЦИБЫ: ЯҢА ГАДӘТКӘ НИЧЕК КҮНЕГЕРГӘ?
Нинди принцип ул? Аның файдасы нидә?
Нинди принцип ул?
Кеше көн дә 30 минут спорт белән шөгыльләнергә уйлады ди. Әмма моңарчы ул спорттан ерак иде. Бу очракта аның бер-ике көннән туктау ихтималы бик зур. Ни өченме? Чөнки организм яңа гадәткә күнекмәгән була. Ул безнең баш мие өчен якын түгел, ул аңа ошамый. Ә яратмаган эшне озак вакыт дәвамында эшләү аны ташлауга китерә.
1 минут принцибы
Спорт белән шөгыльләнүне 30 минуттан түгел, ә 1 минуттан башлагыз. Бер карашка, нинди дә булса нәтиҗәгә ирешү өчен 1 минут кына җитмәс кебек тоелырга мөмкин. Әмма бу алай түгел. Бер үк эшне берничә тапкыр кабатлагач, нейрон бәйләнешләре ныгый. Спорт белән 30 минут та шөгыльләнергә ярый. Әмма сез моннан ләззәт алырга тиеш.
Шул рәвешле, бер минут принцибы ярдәмендә, эшне ярты юлда ташламыйча, максатка ирешергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 сентября 2026 - 10:35
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЫ DOTA ҺӘМ COUNTER-STRIKE УЕННАРЫН МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА КЕРТҮ ИДЕЯСЕН ХУПЛАДЫ
-
1 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА 183 МЕҢ УКУЧЫ ЯҢА УКУ ЕЛЫН БАШЛАДЫ
-
31 августа 2026 - 15:44
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР СТАЖИРОВКА УЗА
-
31 августа 2026 - 15:44
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ РӘИСКӘ ҮЗ СОРАУЛАРЫН БИРӘ АЛАЧАК
Нет комментариев