БЕР КИЧТӘ ТОРМЫШНЫ НИЧЕК ТӘРТИПКӘ КИТЕРЕРГӘ?
Тормышыңда тәртип урнаштырасың киләме? Моңа бер кич җитә.
Бер кич эчендә тормышыңда тәртип ясыйсың килсә, шушы киңәшләргә колак сал:
1. Энергия тупла. Тынычлап каһвә яки чәй эч.
2. Кичеңне бары тик үзеңә багышла. Сине берәү дә борчырга тиеш түгел.
3. Әйләнә-тирәңдә тәртип урнаштыр. Һәр преметны үз урынына куй. Сиңа монда эшләве дә, ял итүе дә рәхәт булырга тиеш.
4. Бераз тынычлана башладыңмы? Дәвам итәбез. Тирән итеп сулыш ал.
5. Хәзер исемлекләр төзибез: туклануга багышланган исемлек; эшлисе эшләр исемлеге; хәбәрләшәсе кешеләр исемлеге; укыйсы китаплар, карыйсы фильмнар исемлеге.
6. Эшлисе эшләрне атна дәвамына таратып чык. Очрашулардан һәм дедлайннардан башла.
7. Әзер! Хәзер өйдә булуы рәхәт, эшлисе эшләр билгеләнгән. Борчыласы юк. Бары тик эшли башларга гына кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев