«БАРЫСЫ ДА «ЯШЬ» ӘТИЛӘРЕН КОТЛАГАНДА, МИН ГОРУРЛЫК БЕЛӘН ДӘҮ ӘТИЕМНЕ КОТЛЫЙ ИДЕМ»
Кызлар, сезнең өчен әти – кем ул? Сезнең тормышыгызда ул нинди урынны алып тора? Әти белән кыз бала арасындагы мөнәсәбәтләр үзгә була. Әти кеше – кызның тормышындагы беренче һәм иң әһәмиятле ир-ат үрнәге. Бу бәйләнеш кыз баланың язмышына тәэсир итә диләр
Аноним (19 яшь): «Әтигә үземнең булдыклы икәнемне исбатларга тырышып яшим»
Балачакта әтинең миңа карата мәхәббәтен сиздем, дип әйтә алмыйм. Әти – кырыс кеше, ул хисләрен күрсәтә белми. Ә инде үскәч, башка шәһәргә киткәч, әти мине яратканын смслар язып, шалтыратып күрсәтә башлады. Әмма үземә әтием кебек ир теләмим. Шәхси мөнәсәбәтләрдә көнлим, артык күп мәхәббәт һәм игътибар таләп итәм, чөнки болар әтидән җитми калды. Һәрвакыт әтигә үземнең булдыклы, тырыш икәнемне исбатларга тырышып яшим.
Илүзә Хөсәенова (19 яшь): «Әти белән серләребез күп безнең»
Әти-кыз арасында аеруча үзгә мөнәсәбәт һәм мәхәббәт дип уйлыйм. Чөнки әти кеше кыз баланы күз карашыннан ук аңлый һәм үзенең киңәшләрен бирә. Шалтыраткач та, кунакка кайткач та «Сәлам, кызым!» диюе генә дә ни тора бит ул якын кешеңнең!
Мәсәлән, мин үзем, нәрсә буенча гына булмасын – егетләр белән аралашкандамы, уку буенчамы – әтиемә сөйләп бушанам, аның белән серләребез күп безнең. Ул мин сөйләгәннәрне энәсеннән җебенә кадәр тыңлап, үзенең киңәшләрен бирә. Үзеңне хөрмәт иткән, синең турында теләсә нинди уй-фикердә булмаган, эчмәгән-тартмаган егет белән йөр, дип кисәтә ул мине.
Энҗе Фарсыева (23 яшь): «Без икебез дә кучкарлар – бинго!»
Шәхсән минем әтием белән мөнәсәбәтләр идеаль түгел. Әти-әни һәм балалар арасында барыбер ниндидер төерләр булмый калмый, тик бу начар дигән сүз түгел. Һәм тагын бер кызык әйбер: без икебез дә кучкарлар – бинго! Без икебез дә киребеткәннәр, «үз туксаны туксан» кешеләр, шуңа күрә кайбер чакларда каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Ә болай, мин кечкенә чактан ук чын кыз булып үстем. Беркайчан да үземне яклаучысыз итеп тоймадым, чөнки минем әтием дә, абыем да бар. Әтием белән бик еш төрле уеннар уйный идек, анда курчаклар да, йомшак уенчыклар да, абыйдан калган машиналар, пистолетлар да катнаша иде, мин хәзер дә яклаучы барлыгын тоям. Мин моның өчен әтигә бик рәхмәтле.
Минем автомәктәпкә йөри башлавым безнең әти белән сөйләшү темаларын бигрәк тә баетты. Берәр нәрсәне аңламасам, ул миңа һәрвакыт ярдәм итәргә, аңлатырга тырыша. Ни генә булмасын, әти минем өчен барыбер үзенчә борчыла, яхшылык кына тели, мин аны ничек бар, шулай кабул итәм һәм яратам.
Гөлшат Шәрипова (42 яшь): «Кайвакыт иптәшемдә әти белән уртак якларны күрәм»
Әти белән әни мин яшүсмер чакта аерылышты. Әти бик дуамал, тиз кызып китүчән кеше булды. Мин бик кечкенә чакта ук әнине үпкәләтә, аңа кул күтәрә иде. Тик әни беркайчан да әтиегез начар дип, апам белән безне аңа каршы котыртмады. Әнигә моның өчен зур рәхмәт. Ничек кенә булса да, әти апам белән минем өчен барысын да эшләде. Аерылышкач та, әти атна саен диярлек апам белән икебезне үзенә авылга алып кайта иде, мәктәптә узган бәйрәмнәрне калдырмаска тырыша иде.
Мин беркайчан да әтигә охшаган кешегә кияүгә чыгарга язмасын, дип теләмәдем. Чөнки аның үз балаларына карата мөнәсәбәте һәрчак яхшы булды. Әмма олыгая барган саен, әтинең әнигә карата булган мөнәсәбәте искә килеп төшә дә, эчтә күңелсез хисләр уяна.
Бүгенге көндә үземнең дә ирем, 3 кызым бар. Кайвакыт иптәшемдә әти белән уртак якларны күрәм: шундый ук җитди, кырыс, ләкин балаларга беркайчан да кәеф юклыгын күрсәтми.
Азалия Газизова (24 яшь): «Әтинең юклыгын мин бөтенләй сизмәдем»
Үз әтиемне юньләп хәтерләмим, ул миңа 3 яшь булганда киткән. Әтине миңа әнинең әтисе – дәү әти алыштырды. Беләсезме, әтинең юклыгын мин бөтенләй сизмәдем. Мине машина йөртергә дә, чалгы тотарга да, умартачылык серләренә дә өйрәтүче кеше – дәү әти. Ул мине «принцесса» кебек үстерде, бөтен тормышын мине аякка бастыруга багышлады. Мин әз генә дә үземне башкалар янында әти мәхәббәтеннән мәхрүм ителгән бала итеп тоймадым. Әни һәм дәү әти биргән тәрбия миңа башымны горур тотарга ярдәм итә.
Әтиләр бәйрәмендә, 23 февральдә, балалар бакчасында һәм мәктәптә барысы да әтиләрен котлаганда, мин горурлык белән дәү әтиемне котлый идем. Дәү әти – тормышымдагы иң мөһим ир-ат. Узган елны туемда дәү әти мине үзе кияү кулына тапшырды. Бу иң-иң истә калырлык мизгелләрнең берсе иде.
Флюра Әхмәтова, гаилә психологы:
Әти кеше гаиләдә бик мөһим рольгә ия. Әти роле бала өчен 3 яшендә әһәмиятле була башлый. Кыз бала әтисеннән үзенең нинди матур, яхшы, акыллы булуын ишеткәч, аның үзенә карата мөнәсәбәте, хөрмәт итүе формалаша. Әгәр дә гаиләдә әти саклаучы һәм яклаучы ролен тиешенчә үтәсә, кыз кеше бүләкләр кабул итә, ярдәм сорый, үзен кабул итә беләчәк. Югыйсә кыз балада: «мин бернәрсәгә дә лаек түгел, мин барысына да үзем ирешергә тиеш» дигән фикер барлыкка киләчәк.
Тормышындагы ир-атны хатын-кыз әтисенә охшатып сайлый. Монда ике төр бар. Аның тирәсендә һәрвакыт яклаучы һәм яратучы ир-ат булса, ул киләчәктә шундыйны эзли. Ә инде аның әтисе бу рольне башкармаган икән, кыз кеше барыбер аңа охшаган ир-атны сайлаячак, тик тозакка эләгәчәк. Чөнки ул кыз бала башка ир-ат моделен белми, ул аны аңлы рәвештә сайламый. Кызганычка, бу күренеш киң таралган.
Әтисез үсү кыз балага ничек тәэсир итә? Дәү әтиләр, абыйлар бу рольне яхшы башкарырга мөмкин. Кайвакыт яхшы педагог, тренерлар да әти игътибары җитмәүне «компенсацияли» ала. Яклаучы, саклаучы ролен әти генә башкара ала, дип әйтеп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев