Логотип Идель
Бу – тема!

БАНК КАРТАСЫ: ИХТЫЯҖМЫ, ӘЛЛӘ МОДАГА ИЯРҮМЕ?

Бүген урамга чыкканда кесәңдә акчаң булмаса да ярый, картаң булса – шул җиткән. Хәзер күп кенә банкларда дебет карталарын инде 14 (!) яшьтән үк ясатып була. Әйе-әйе, паспорт алган һәркем кесәсендә пластик карта йөртә ала дигән сүз. Безнең халыкта «Бер рәхәтнең бер михнәте була» дигән яхшы әйтем бар. Карталы булдым, дип үсенеп, чама хисен югалтмаска кирәк. Аны ничек кулланырга кирәклеге һәм бөтен нечкәлекләре турында «Ялкын» сөйләр.

Бүген безнең сорауларга «АК БАРС» банк гаммәви акционерлык җәмгыяте Ваклап сату продуктларын үстерү дирекциясенең карта продуктларын үстерү юнәлеше җитәкчесе Ришат Миңнеәсхәт улы Хөснуллин җавап бирә.

Дебет картасын яшүсмер ничә яшьтә ясата ала?


– «Ак Барс» банкы физик затларга 14 яшьтән башлап хезмәт күрсәтә. Ягъни 14 яшьтән кечерәк булганнар үзләренең карта счетларын ача алмый. Ләкин әти-әниләр 6-14 яшьлек балалары өчен олы кешенең счетына беркетелгән өстәмә карта чыгарттыра ала. 14-18 яшьлекләр үзләре карта ачарга мөмкин, тик әти-әни, уллыкка/кызлыкка алучы яки попечительнең язма рөхсәте белән генә андагы акчаны тота ала. Ләкин бу счетка акча салырга рөхсәтне бары тик әти-әни яки уллыкка/кызлыкка алучы гына бирә ала. Попечительнең моңа хокукы юк.

Карта ачар өчен нинди документлар кирәк?


– яшүсмернең паспорты;

– әти-әнисенең (законлы вәкилнең) паспорты;

– законлы вәкилнең хокукларын дәлилли торган документлар.

Карта ничә көндә әзер була?


– 10 эш көне эчендә. Ә төп офиста яки Казан бүлекчәләрендә алсаң, 4-5 көндә әзер булырга мөмкин.

Картаны банктан алганда, әти-әниләр белән булырга кирәкме?


– Юк, бу мәҗбүри түгел.

Яшүсмер бу карта буенча нинди операцияләр эшли ала?


– Әлеге картаның категориясе өчен рөхсәт ителгән теләсә нинди операцияләр.

Картаны кулланганда, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?


Картаны яки аның реквизитларын (әти-әниеңнән кала) башка кешегә бирмә;
Беркайчан да картаның пин-кодлары, мобиль кушымтаның логин/паролен әйтмә;
Интернет аша түләгәндә үзеңнең ышанычлы, тикшерелгән интернет-кибеттән сатып алганыңа инанырга, сайт адресының дөрес язылганын карарга кирәк;
Карта буенча бөтен операцияләрне карап бару өчен түләү бар.

18 яшькә кадәрге яшүсмерләр тагын нинди карталар ясата ала?


Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендәге укучылар өчен алдан түләнеп куела торган «Укучы картасы» чыгарыла. Проект Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Татарстан Республикасындагы электрон белем бирү» порталы белән берлектә тормышка ашырыла. Карта чыгарыр өчен гариза электрон белем бирү порталы аша бирелә. Аны алыр өчен документлар кирәкми. Чөнки карта бирелсә дә, банк счеты ачылмый.

1-4 сыйныфлар өчен әлеге карта беләзек формасында ясала, 5-11 сыйныфлар өчен – гадәти пластик формада. Укучы картасы белән бергә ата-ана картасы да чыгарыла. Бу, картада күпме акча калганын карау һәм картага акча салып бару өчен кирәк.

«Укучы картасы» ярдәмендә баланың дәресләргә йөргәнлеген, ашханәдәге туклану, мәктәп буфетында ашамлыклар сатып алу, транспортта йөрү өчен түләүне контрольдә тотып була.

Карта ясатуның плюслары:


+ кәгазь, тимер акчалардан баш тарта аласың;

+ лимит күләменнән чыкмыйча, товарларны карта белән сатып ала аласың (лимитны әти-әниләр билгели, бер тәүлек / бер атна / бер айга чикләү билгеләп була);

+ картага "Удобный проездной" хезмәтен тоташтырып, аны Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә транспортта йөрү өчен кулланып була (Evolution һәм Generation карталары өчен бу хезмәт алдан тоташтырылган була);

+ картаны югалткан очракта аны оператив рәвештә телефон яки шәхси кабинетың аша блокировкага куеп була.

Карта ясатуның минуслары:


– бөтен кибетләрдә дә карта белән түләп булмый;

– һәр ел саен картаны кулланган өчен акча һәм башка банк банкоматында куллансаң, комиссия алына;

– сиңа кирәкле банкомат бөтен җирдә дә булмаска мөмкин;

– картадагы суммаңны, әйбер сатып алганда, акчаң җитсен өчен, һәрчак контрольдә тотарга кирәк;

– банкомат картаны кабып йота ала (ашыгасыңмы син, юкмы – аңа барыбер), бу очракта банкка шалтыратырга кирәк, акчаңны да ала алмый каласың;

– карта аша түләнгән товарны кире кайтарсаң, акчасы якынча 2 көн эчендә күчә; түләгәндә ике тапкыр акча алынырга мөмкин, чөнки банк белән һәрчак элемтә булмаска мөмкин.

Акчаңны кәгазь форматта саклыйсыңмы, әллә купюралар, тимер тәңкәләрдән баш тартып, картага гына күчәсеңме, әлбәттә, бу – синең шәхси эш. Барысын да үлчәүгә салып, дөрес карар кабул итәрсең, дип ышанып калабыз. Башта үзеңә эксперимент ясый аласың: мисал өчен, беренче мәлдә кәгазь акчалар белән түләп, аннары пластик карта белән кулланып. Һәм кирәкле нәтиҗәләреңне үзең ясарсың. Модага гына ияреп, үзеңә уңайлы булган ысулдан баш тарта күрмә!:)




БЕЛЕШМӘ

Әгәр Россиядә балалар банкингы әле үсә генә башласа, Көнбатышта һәм башка илләрдә баланың банк хезмәткәре белән сөйләшеп утыруы беркемне дә шаккатырмый. Кайбер банклар хәтта бары тик 21 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләргә генә хезмәт күрсәтә. Мәсәлән, АКШның Колорадо штатындагы Денвер шәһәрендәге Young Americans Bank. Әлеге оешма 1987 елда ук эшли башлый. Банкның төп максаты – балаларны финанслар дөньясы белән таныштыру. Анда бала үзен тулы хокуклы клиент итеп хис итә: саклык счетын ача, кредит яки дебет картасын булдыра. Шул ук вакытта банк интерьеры да уйланылган. Балалар банк менеджеры белән зурлар урындыгына утырып сөйләшә, аңа алар махсус терәккә (подставка) басып менә. Мавыктыргыч эффектлар да кулланыла. Мисал өчен, балалар счетчикка тиеннәр салып, аларның долларга әйләнгәнен карый. Бу банк җәйге лагерьлар, балаларның бизнес-проектларын оештыра. Young Americans Bank – коммерцияле булмаган оешма. Аны оештыручысы Билл Дэниелс финанслый. Ел саен биредә 64 000 америкалыга хезмәт күрсәтелә. 700 000 бала аның укыту программаларында катнаша.

Балалар белән эшли торган банклар Германия, Австралия, Кипр, Сингапур, Һиндстанда да бар.

Россиядә балалар банкингы башка илләр дәрҗәсенә җитәрме – монысын әйтү кыен.  Ләкин потенциалы бар. Финанс тикшеренүләрнең милли агентлыгы тикшеренүе шуны күрсәтә:

·         14-17 яшьлек балаларның 86 процентының үз акчасы бар;

·         банк картасы бары тик 36% яшүсмердә генә бар;

·         балалар һәм яшүсмерләрнең 44% – банкоматлар, 39 % түләү терминаллары белән куллана;

·         15 яшькә чаклы булган Россия балаларының финанс грамотасы дәрәҗәсе арта бара. 2013 елда алар 10нчы урында булса, 2015 елда – 4нчедә.




Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев