БАНАН АШАУ ЗАРАРЛЫ?
Күп кеше бананны көн дә ашый. Бер караганда, монда бернинди дә начарлык юк кебек. Ләкин бу беренче карашка гына. Банан яратсаң, бу язма синең өчен.
Күпләребез яраткан гап-гади банан сәламәтлегебезгә нинди тискәре йогынты ясый ала соң?
Калорияләр
Бананнарда калорияләр бик күп. Аларны ашап, берничә артык кило җыйганыңны сизми дә калырга була. Өстәвенә, озак вакыт дәвамына ашказынында авырлык хисе туа.
Кариес
Бананның тешкә сыланып кала торган гадәте бар. Шуңа аны ашаганнан соң тешләрне чистартмасаң, кариес килеп чыга ала.
Йокылы халәт
Бананнар бик озак һәм авыр үзләштерелә. Шул сәбәпле, аны кунакка җыенганда, имтихан алдыннан яки спорт белән шөгыльләнер алдыннан ашарга киңәш ителми. Ялкаулык һәм хәлсезлек биләп алачагын көт тә тор. Болар барысы да бананнарның углеводка бай булуы аркасында.
Әйе, бананның файдалы яклары да бар. Әмма барыбер банан ашауның чамасын да белергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
Нет комментариев