БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕНӘ КАЙДА, НИНДИ БӘЙРӘМ?
Бүген Балаларны яклау көне уңаеннан Казанда нәниләр өчен зур бәйрәм программасы әзерләнә. Шәһәр паркларында, Казан Кирмәнендә һәм район мәйданчыкларында концертлар, мастер-класслар, спорт уеннары, спектакльләр һәм дискотекалар узачак. Кайсы чарага барырга икәнен сайлау җиңелрәк булсын өчен, төп мәйданчыкларны бер урынга җыйдык.
Казан Кирмәнендә: «Татарстанда җәй» фестивале
1 июньдә 10:00 сәгатьтән Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында «Татарстанда җәй» фестивале узачак. Биредә 18:00гә кадәр балалар өчен диджейлар чыгышы, фәнни һәм иҗади мастер-класслар узачак. Ә кичке 20:00дә яшүсмерләр өчен «БиЮ» дискотекасы була.
«Елмай» балалар паркы: «Без син булган җирдә» фестивале
«Елмай» балалар паркында бәйрәм 12:00дән 21:00гә кадәр дәвам итәчәк. Кунакларны 17 бушлай мастер-класс, өстәл хоккее, мини-футбол һәм армрестлинг ярышлары көтә. Сәхнәдә Just Brass группасы чыгышы, «Бар-бара» төркеме һәм Action Man брейк-данс командасы чыгыш ясаячак. Кич DJ-сет белән тәмамланачак.
«Калейдоскоп» балалар паркы
Идел буе районындагы «Калейдоскоп» балалар паркында балалар өчен 12:00-21:00дә күңелле программа әзерләнгән. Биредә уеннар, викториналар һәм призлы конкурслар узачак. Шулай ук концерт, мини-диско, крио-шоу һәм сабын көбеге тамашасы көтелә.
«АртЦентр» сәүдә үзәге янындагы мәйдан
«АртЦентр» янында бәйрәм 10:00дә башлана. Биредә «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең балалар коллективлары чыгыш ясаячак. Кунакларны «Емеля җәйне ничек коткарган?» интерактив спектакле, зур аю белән фотосессия һәм мастер-класслар көтә. Чара 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен аеруча кызыклы булачак.
Урицкий исемендәге парк
Мәскәү районындагы Урицкий исемендәге паркта программа 12:00дә башлана. Балалар һәм әти-әниләр өчен өч сәгатьлек бәйрәм чарасы әзерләнгән. Программада концерт, мастер-класслар һәм партнерлардан бүләкләр уйнату каралган. Бәйрәмдә «Радио Дача», «Зелёные каникулы» һәм «Спасение» иминият компанияләре катнаша.
Салават Күпере паркы
Киров районындагы Салават Купере паркында бәйрәм 15:00дә башланачак. Кунакларны мәдәният учреждениеләре әзерләгән концерт программасы көтә. Балалар өчен мастер-класслар һәм спорт уеннары да булачак. Бу мәйданчык актив ял яратучылар өчен кызыклы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 июня 2026 - 14:38
КАЗАНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМГӘ ӨЙРӘТҮ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР
-
29 мая 2026 - 10:23
РОССИЯДӘ ДИПЛОМ ЭШЛӘРЕН БЕТЕРЕП, ТЕЛДӘН ИМТИХАННАРГА КҮЧЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
28 мая 2026 - 10:12
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕНЕ БЕР УКЫТУЧЫ ГЫНА КУЙМАЯЧАК
-
27 мая 2026 - 08:50
1 ИЮНЬДӘ КАЗАННЫҢ БАРЛЫК РАЙОННАРЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ УҢАЕННАН БӘЙРӘМНӘР УЗАЧАК
Нет комментариев