Бу – тема!
БАЛАЛАРГА НИЧӘ ЯШЬКӘ КАДӘР ГӨМБӘ АШАРГА ЯРАМЫЙ?
Гөмбә сезоны башланып килә. Балаларга гөмбәне ничә яшьтән ашый башларга ярый?
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте (Роспотребнадзор) рәсми сайтында гөмбә җыю һәм аны ашарга әзерләү турында киңәшләр урнаштырган.
Роспотребнадзор 14 яшькә кадәр булган балаларга гөмбә ашамаска киңәш итә. Чөнки бу яшкә кадәрге балалар бик еш гөмбә ашап агулана икән.
- Ел саен Россиядә 1 мең тирәсе кеше гөмбә ашап агулана. 30га якын кеше шуның аркасында үлеп тә китә. Гөмбә белән агулануны сәламәтлеге какшаган кешеләр һәм балалар аеруча авыр кичерә. Бала организмында гөмбәне эшкәртү өчен кирәкле булган ферментлар җитеп бетми, диелә хәбәрдә.
Гөмбә ашап агулану игътибарсызлык һәм саксызлык аркасында килеп чыга. Халыкның гөмбәләр турында белемнәре җитәрлек дәрәҗәдә түгел.
Роспотребнадзор гөмбәләрне юл кырыеннан, кеше яши торган урыннардан җыймаска чакыра. Шулай ук пакет, чиләкләргә түгел, ә кәрҗингә җыярга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
Нет комментариев