Бу – тема!
БАЛА ХОКУКЛАРЫ БУЕНЧА ВӘКИЛНЕҢ ЯРДӘМЧЕЛӘРЕ – ҮСМЕРЛӘР
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның хәзер 70 тән артык иҗтимагый ярдәмчесе бар. Һәм аларның барысы да – балалар.
1 июнь – Балаларны яклау көнендә Татарстанның Дәүләт Советында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчеләренә махсус таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, парламентның социаль сәясәт буенча комитет урынбасары Светлана Захарова, Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова һәм башка рәсми затлар катнашты.

– Бу чараның Балаларны яклау көнендә уздырылуы юкка түгел. Бүген сез бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчеләре буларак үз эшчәнлегегезне башлап җибәрәсез. Бу проектта катнашу сезне рухи яктан баетыр, иҗтимагый тормышта активлыгыгызны арттырырга ярдәм итәр дип ышанам, – дип ассызыклады Гүзәл Удачина.
Римма Ратникова исә балаларга һәрвакытта да гадел булу кирәклеген билгеләп үтте.
– Гражданлык иреге һәм хокуклары гына түгел, ә бурычлар да бар икәнлеген сез бик яхшы беләсез. Моны һәрвакыт истә тотыгыз һәм гадел булыгыз, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда “Балалар иҗтимагый кабул итү урыны” проекты 2015 елның июленнән бирле тормышка ашырыла. Анда 12-18 яшьлек үсмерләр катнаша. Шушы вакыт эчендә Вәкаләтле вәклинең барлыгы 109 ярдәмчесе булган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 января 2026 - 12:54
ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
-
29 января 2026 - 12:35
КАЗАНДА КЫШКЫ «БИЮ» ИШЕГАЛДЫ ДИСКОТЕКАСЫ УЗАЧАК
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
Нет комментариев