Логотип Идель
Бу – тема!

АЗАТ ГЫЙМАДИЕВ: «МУЗЫКА – ИҢ ЯХШЫ ДАРУ»

Яшь композиторның көйне төштә ишетүе, музыканы кәеф төшкәндә иҗат итүе һәм җырлары нәрсә аңлата – сүзебез шул хакта.

 Син неоклассик композицияләр иҗат итәсең. Ул нинди жанр?

Неоклассиканың нәрсә икәнен яшьләр дә, олылар да белми. Ул классик жанрга охшаш, ләкин кагыйдәләргә буйсынмый торган җиңел музыка. Мәсәлән, популяр башкаручы Ludovico Einaudi («1+1» фильмына музыка язган композитор. – Авт.) – нәкъ менә әлеге жанр вәкиле. Ә аны дөнья буйлап тыңлыйлар. Миңа да неоклассик композицияләр авыр вакытларда көч бирә. Җырларым башкаларга ярдәм итсә, бик шат булыр идем.

– Җыр иҗат итүдә этәргеч булып нәрсә тора? Кайсысы беренчел – көеме яки сүзләреме?

– Җыр тусын өчен, мине берәр көчле хис яулап алырга тиеш. Яхшымы ул әллә тискәреме – мөһим түгел. Иң башта көй туа, җырның темасы һәм идеясе уйланыла, аннары сүзләр языла. Кайвакыт сүзләрне язу озакка китә – җыр берничә елдан соң гына да язылып бетәргә мөмкин.

– Нинди җырлар ул?

– «Җәйге болыннарны таң җылыткан чакта» җырының көен 2014 елда иҗат иттем, ә сүзләре бер елдан соң гына пәйда булды. Әле дә мотивы-көе булган, ләкин сүзләре язылмаган җырлар бар. Алар да үз чиратын көтә. Ә бәлки, язылып бетмичә шулай калырлар да... Бөтен нәрсә илһамнан тора. 

– Бетховенга музыка төшендә кергән. Синдә алай булганы бармы?

– Җырлар үзләре истә калмый, ә менә төшемдә ишетелгән көйләр буенча язганым бар. «Җәннәттә без күптән» җыры шулай язылды: аңа төш күргәннән соң истә калган ассоциацияләр этәргеч булды.

– Музыка кайсы очракта ешрак туа – хәвефләнгәндәме яки шатлангандамы?

– Кәеф төшкәндә күбрәк. Әлбәттә, кеше күбрәк борчу-кайгыда яшәсә, иҗатка нәкъ әлеге хисләр этәргеч була. Күңелеңдә мәхәббәт, тынычлык булса, музыканы шушы хисләр тудыра. Мин курку, ризасызлык, ачу, моңсулану һәм башка шундый халәтләрдән көй чыгарып, күңелдәге тискәре хисләрдән котылам. Музыка – иң яхшы дару ул.

Интернет киңлекләрендә сине ничек табып була?

– Бик күпләр минем белән Интернет аша таныштылар. Иҗатымны барлык популяр мәйданчыкларда тыңлап була. Печән базары, Jadidfes кебек фестивальләрдә дә чыгыш ясыйм.   

Азат Гыймадиев

Туган көне: 7 апрель

Укый: Казан дәүләт мәдәният институтында тавыш режиссёры белгечлеге буенча

Уйный: пианино, гитара, курай, укулеле

Шөгыле: музыка иҗат итә, тавыш яздыра, pop, rap, club, rnb, instrumental жанрында аранжировкалар яза

Альбомнары: «Give me Spring», «Оча белгәнбез», «Way to Happiness», «Joy», «Heard in Dream»

Инстаграмда: @azatgimadeev

Өч иң кызыклы альбом:

Give Me Spring

Оча белгәнбез

Way to Happiness

Резидә ӘЛМИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев