Аяксыз калган Әлмәт егете сноубордта шуу буенча мастер-класс күрсәтәчәк
2015 елда Әлмәт егете Илнур Ханнанов юл-транспорт һәлакәтенә эләгә һәм бер аягын югалта. Авырлыкларга бирешмәскә өйрәнгән егет бу юлы да сынатмый. Ул Социаль иминиятләштерү фондына мөрәҗәгать итә, индивидуаль тернәкләндерү программасын үтә. 2018 елда аңа Социаль иминиятләштерү фондыннан бушка яңа заманча, Германиядә җитештерелгән протез бирәләр. Тышкы энергия чыганагы булган протез электр моторлы гидравлик приводны куллана. Әлеге протез аңа спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Җайланмага махсус программа урнаштырылган. Аны WI-Fi ярдәмендә телефонга кушылып көйләп була. Протез тозлы һәм хлорлы судан курыкмый торган махсус заманча материаллардан ясалган. Ягъни бу протез ярдәмендә дайвинг белән дә шөгыльләнеп була.
- Ул йөрү, баскычтан төшү өчен бик уңайлы. Әлеге протезда кискен туктату функциясе дә урнаштырылган. Аның эчендә магнит сыеклыгы бар. Син егылам дип уйлаганда әлеге функция эшли башлый. Магнит сыеклыгы туктала һәм протез катып кала, – ди Илнур Ханнанов.

Әлеге тылсымлы протез ярдәмендә Илнур Ханнанов актив яшәү рәвеше алып бара. Илнур социаль челтәрләрдә мөмкинлекләре чикле булган затларга булышырга тырыша, әлеге заманча технологияле протезлар турында сөйли, аңлата.
Яңа ел каникуллары вакытында исә “ЯН” тау чаңгы комплексында ул сноубордта шуу буенча мастер-класс күрсәтәчәк.
almet-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев