Логотип Идель
Бу – тема!

АВЫЛДА БЕР КӨН

Том белән Алан, "Волга" машинасының арткы утыргычына кереп утырганда, кайда барып эләгәселәрен белмиләр иде әле. Икесенең дә аягында җиңелчә кроссовкалар, өсләрендә - юка футболка. Кыскасы, егетләр беренче сынауны (авылDRESS-CODын) үтмәделәр.

Алан белән Том - шәһәр егетләре. Авылны "Яңа гасыр" телевидениесе тапшыруларыннан күреп кенә беләләр. Бүген без аларны, "Авылда бер көн" проекты сынауларын үтү өчен, Апас ягына Урта Балтайга алып кайтабыз.

Апас халкы көтү куган вакытта, без әле Казаннан чыгып кына киттек. Иртә тору - шәһәр кешесе өчен үзе бер батырлык инде ул. Анысында егетләр сынатмады: авылга кайтып җиткәнче дә, машинаның йомшак утыргычларына сеңеп, ике сәгать черем итеп алырга була бит.

Подьем!

Безнең йоклаганга эче пошып барган машина йөртүчебез Ришат, берзаман машинаны корабтай чайкалдырып алып баруга күчте. Уяндык. Карасак, юл беткән. Тәгәрмәч биеклегендәге саздан йөзеп барабыз икән. "Авыл" шулай башланды.

Беренче күрүгә үк, хуҗалар безне кызганып куйдылар: "И-и, балакайлар, кеше алдында да шушы киемнәрегездән йөрисезме сез?! Бик уңайсыздыр бит, бу күлмәкләрегез җылы да тотмыйдыр инде, кер дә күтәрмәгәнгә охшаган. Әнә абзагызның киемнәрен киерсез".

Кыскасы, безгә дә, Том белән Аланга да, үзебезчә иң уңайлы кием дип киеп кайткан джинсы-толстовкаларыбызны фуфайка, арка җылысына алыштырырга туры килде, чолан шүрлегеннән 41нче, 39нчы, 36нчы размерлы бутыйлар табып алынды. Бу сынауны Том гына үтә алды - аның юл буе күкрәгенә кысып кайткан сумкасыннан озын кунычлы резин итек килеп чыкты.

Саз еру күнекмәсе

Авыл кешесе өчен үз аяк киеменә авылның бөтен сазын ияртеп йөрү - берни түгел, аның каравы, урамнарда саз кими төшә бит. Без килгәндә дә, ишеп яңгыр ява иде. Сыер савучы апаларны йөртә торган "уазик" кузовына менеп утырганчы гына да, бутыйларыбызга 11 смлы платформа үсте. Шуны кыра-кыра, кузовка түшәлгән салам өстенә тезелештек.

- Булдымы?! - дип кычкырды хуҗа абый үз кабинасыннан.

- Булды... бугай...

Һәм шуннан соң җирнең тарту көче кимедеме шунда, бөтенләй юкка ук чыктымы, без арбаның бер башыннан икенче башына очып йөрергә тотындык. Сыер савучы апаларга Аллаһ ярдәм бирсен, көнгә ике тапкыр бу процедура хәтта космонавтларга да тәтемидер.

Кире урыннарыбызга килеп төшкәндә, кузов артында авыл фермасы пәйда булды. Без берәм-берәм саз үзәгенә коелдык. Томның кузовтан төшү тәҗрибәсе булмагангамы, ул:

- Әллә чынлап та сикерергә кирәкме? - дип сорап куйды.

- Булдымы?!! - диде хуҗа абый шомлы тавыш белән.

Чыбыркы шартлату

Сыерлар "эшкә китү" сәбәпле, фермада бозаулар гына калган иде. Ике колагына ике төрле номер сугылган бу җан ияләренең безгә әллә ни исләре китмәде. Ә безнең борыннарга аларның исләре бик тиз килеп җиткәнгә күрә, дәррәү читкә борылдык.

Хуҗалыкта, фермада малның күп булуы - муллык билгесе. Рәт-рәт тезелеп киткән бозау "бүлмә"ләрен карап чыктык та, бутйларны өстерәп, көтүгә юл алдык.

Көтүче булып карамаган авыл малае бармы икән? Ат менү, чыбыркы шартлату - һәр авыл малае үзләштерергә тиешле һөнәрләр. Чыбыркы тота белү - үзе бер сәнгать ул. Көтүгә чыгып, чыбыркың шартламый икән, малларның таралып бетәсен көт тә тор инде! Без дә бу эштән читтә кала алмадык. Көтүче Әхәт абый мастер-класс уздырганнан соң, чыбыркыны беренче булып Алан алды. Чыбыркы тиз генә бирешмәде - артык озын булдымы шунда - шартлыйсы урынга, гел Аланга таба очу ягын карады. Томны да чыбыркы тыңламады. Булмады бу, кыскасы. Ярар, авылда үз урыныңны табар өчен бик күп һөнәр бар ич әле. Мәсәлән...

Балык тоту

- Булдымы?!..

- Ы-һы.

Җирдән кузовка, кузовтан җиргә сикерү эшенә бик остарып киләбез. Әллә сыер савучы булырга инде? Хәзер кузовта басып барырга да өйрәндек. Скейтбортта йөргән кебек кенә икән.

Кузовта безне хуҗа абый үзе ясаган кармаклар көтә иде. Сабы - тал ботагыннан, авырлык җайланмасы - сварка тимереннән, калкавычы - каз каурыеннан. Томның кесәсендәге шырпы тартмасында - тирес суалчаннары.

Көн җилле иде, шуңа кармакны ераккарак ташлау ай-һай озак бирелде, кармак җепләре чуалып бетте, суалчаннар, кармактан аерылып, агач башларына шуыштылар. Алар артыннан, балыклырак җир күренмәсме дип, Том да өянке башына менеп төште. Янәшәдәге абыйларның кармаклары ешрак ялтырый, билгеле, ләкин без дә бирешмибез!

Аның каравы, дөрес итеп кармак салырга, селәү утыртырга өйрәндек.

Ат менү

- Атның арт аягына якын килмә. Уң аягыңны ... куй, сулын теге якка ташла! Әйдә, һоп!

Том ат өстенә менеп, тезгенгә ябышты. Утыруын матур утырса да, тезген белән идарә итү аңа җиңел бирелмәде. Машина руле түгел шул! Ул арада атны бер ым белән тыңлата торган көтүче абый әллә кая китеп югалган. Том инде әллә ничәнче дистәсенә яланны урый. Әллә үзе төшәргә теләми, әллә атның төшерәсе килми.

Аланның балачагында атта йөрүнең ачы тәҗрибәсе булу сәбәпле, ул Том батырлыгын кабатлаудан баш тартты. Кузовта тагын бер кат авылның ямьле басу-кырларын, сикәлтә юллы тау башларын карап әйләндек тә, кайтып киттек.

Соңгы сынау

Авыл малайларына әйләнеп бетә язган авыр хезмәт көнебездән соң, без өстәл янына тезелештек. Безне соңгы сынау көтә иде. Зур агач кашыклар өләшенде, өстәлгә бер-бер артлы катык, эремчек, йомырка, зур телемләп киселгән икмәк, Том иртән эшкә чыгып киткәндә үк заказ биреп калдырган өй пильмәне чыгарылды. Без эшкә керештек. Авыл тормышының бу сынавын без җиңел үттек. 100 % !!! Зур тирән тәлинкәләребез бушап, ялтырап калды. Бул-дыр-дык.

Авыл мунчасында бөтен арганнарны калдырып чыкканнан соң, без яңадан үз "Волга"бызга төялдек. Машина йөртүчебез Ришат, "Булдымы?!.." дип сорамый гына, үзе белеп, Казан юлына кузгалды. Машина тәрәзәсенә алсулык биреп, офыкта авыл кояшы батып килә иде.

Бу сынауны Том гына үтә алды - аның юл буе күкрәгенә кысып кайткан сумкасыннан озын кунычлы резин итек килеп чыкты.

Аланның балачагында атта йөрүнең ачы тәҗрибәсе булу сәбәпле, ул Том батырлыгын кабатлаудан баш тартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев