Бу – тема!
АВТОМОБИЛИСТЛАР КӨНЕ: ФАКТЛАР ҺӘМ САННАР
Автомобилистлар көне – күп вакытын руль артында уздыручы кешеләргә багышланган бәйрәм. Монда барлык шофёрлар: йөк машиналары йөртүчеләр, такси хезмәткәрләре һәм шәхси автомобиль хуҗалары керә. Бу көндә саннарга күз салыйк: юлда күпме машиналар, нинди илләр һәм нинди модельләр рекорд куя.
Кызыклы фактлар һәм статистика
- 2025 елга дөнья буенча якынча 1,64 миллиард транспорт чарасы исәпләнә (монда җиңел машиналар, йөк машиналары һәм кроссоверлар керә).
- 2024 елда дөнья күләмендә 74,6 миллион яңа автомобиль сатылган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 2,5 % күбрәк.
- Еллык транспорт җитештерү күләме 93,9 миллион данә тәшкил итә.
- Фаразлар буенча, 2040 елга автомобильләр саны 2 миллиардка җитәргә мөмкин.
- Югары моторизацияле илләрдә һәр мең кешегә уртача 600 автомобиль туры килә, кайбер илләрдә бу күрсәткеч 670гә кадәр җитә.
- Дөньядагы иң күп сатылган модель – Toyota Corolla: 50 миллионнан артык данә.
- Кытай – бүгенге көндә дөньядагы иң эре автомобиль җитештерүче ил, һәм ул дөнья базарында төп экспортер булып тора.
- 2025 елда Кытай яңа машиналар базарының 29,2 % өлешен били.
Гаҗәеп фактлар
- 2010 елда теркәлгән транспорт чаралары саны беренче тапкыр 1 миллиардтан арткан, ягъни уртача 7 кешегә бер машина туры килгән.
- 1950–1970 еллар арасында дөнья автопаркы һәр 10 ел саен ике тапкыр арткан.
- 2025 елга карата һәр 1000 кешегә 203 транспорт чарасы туры килә – бу автомобильләр санының тотрыклы үсүен күрсәтә.
Автомобиль ул – бүгенге тормышның аерылгысыз өлеше, технология үсешенең символы һәм икътисадның мөһим терәге. Юлларда сак булыгыз, шоферлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
-
24 августа 2026 - 10:53
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
Нет комментариев