Логотип Идель
Бу – тема!

АРЗАН КҮЗЛЕКЛӘР КОЯШТАН САКЛЫЙ АЛАМЫ? КОЯШ КҮЗЛЕГЕН ДӨРЕС САЙЛЫЙБЫЗ

Ниһаять, яз һәм җәйнең иң кирәкле аксессуарын – кояштан саклаучы күзлекне кию вакыты да җитте. Язмада кояштан саклаучы күзлекне дөрес итеп сайларга өйрәнәбез. Күзлекне алганда, нәрсәгә игътибар итәргә? Сыйфатлы күзлекләр арзан була аламы? Бу һәм башка нечкәлекләрне язмада ачыклыйбыз.

Безнең төбәктә кояш артык зәһәр булмаса да, ультрашәмәхә нурлар тәэсиреннән саклану барыбер кирәк. Кояш нурлары күзнең челтәркатлавына (сетчатка) тискәре йогынты ясый һәм күрү сәләтен югалтуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә, күзлек сайлаганда, иң мөһим әйбер – сыйфатлы линзалар.

ГОСТ буенча, минималь рөхсәт ителгән билге – UV-380. Аннан да түбәнрәк билге булган күзлекләрне сатып алу киңәш ителми. Ультрашәмәхә нурлардан максималь рәвештә UV-400 билгесе саклый. Яхшы сыйфатлы күзлекләрдә һәрвакыт билгеләр куела.

Кояш күзлекләренең тагын бер мөһим сыйфаты – линзаларның караңгылык дәрәҗәсе. Ул еш кына күзлек «колакларына» языла. Сан никадәр югарырак булган саен, линза шулкадәр азрак ультрашәмәхә нурларны үткәрәчәк.

Бу саннарга игътибар итәргә кирәк:

0-1– файдасы юк, кояш нурларыннан берничек тә сакламый.

0-2– кышкы болытлы һава торышына бара.

3 – кызынганда кияр өчен әйбәт вариант, чөнки караңгылыгы куркыныч нурларны бик аз үткәрә.

4 – бу билге булган күзлекләр артык караңгы, әмма диңгезле, таулы җирләр өчен әйбәт.

Кояш күзлекләренең сыйфаты турыдан-туры бәягә бәйле. Линзаларны дөрес караңгыландыру өчен кыйммәтле материаллар кирәк. Еш кына арзан күзлекләрдә кояш нурларыннан саклау дәрәҗәсе язылмый. Әмма брендлы күзлекләрдә дә ультрашәмәхә нурлардан саклану дәрәҗәсе күрсәтелмәскә мөмкин, шуңа күрә сатып алганда сатучыдан барысын да төгәлләштерергә кирәк. Барлык танылган брендлар да күзлекләргә сыйфатлы линзалар куя. Сыйфатсыз линзаларга шикле кибетләрдә яки маркетплейсларда гына тап булырга мөмкин. Шикле җирдә бик арзан бәягә алынган күзлекләр, кызганычка каршы, күзләрне саклый алмый.

Кояштан саклый торган күзлекләрнең пыяла төсе теләсә нинди булырга мөмкин: кара, көрән, соры. Алсу, зәңгәр, яшел, сары пыялалы күзлекләр кояштан саклый алмый. Шуңа күрә аларны болытлы һава торышында гына яисә стильле аксессуар буларак кына кияргә рөхсәт ителә. 

Сыйфатсыз күзлекләр нәрсәсе белән куркыныч?

1. Кара төскә генә буялган сыйфатсыз линзалар күз өчен куркыныч. Мондый күзлекләрдә күз карасы киңәя һәм линза аша үтә торган ультрашәмәхә нурлар аеруча зыянлы була.

2. Линзаларның төсе күзгә бик тәэсир итә. Дөрес сайланмаган күзлек төсе күзләргә уңайсызлык тудыра. Иң куркынычсызлары – соры, кара, көрән һәм яшел линзалар. Экспертлар шуларны сайларга киңәш итә. Бу төсләр кеше күзе өчен – иң йомшак һәм табигый.

3. Линзаларда сыйфатсыз пластик куллану да күзләр өчен яхшы түгел. Мондый материалның кирәкле оптик үзлекләре юк, шуңа күрә кеше томаланган рәсемне күрәчәк, бу исә күзләр өчен куркыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев