АРСЛАН УСМАНОВ: «КАМЕРА АЛДЫНДА ДА, ТОРМЫШТА ДА БЕРТӨРЛЕ МИН»
Социаль челтәрләрне актарганда, күпләр үз блогын ачарга хыяллана, әмма кайберләре генә моны эшләргә үзендә көч таба. Актаныш районында яшәүче Арслан Усманов исә бу эшкә җиңел генә тотынган. Ул рус телен камил белсә дә, тамашачылары белән туган телендә аралашуга өстенлек бирә. Арслан безгә ни өчен камерадан курыкмыйча, гади тормышны төшерергә яратканы турында сөйләде.
Тулы исем: Усманов Арслан Руслан улы
Туган елы: 15.11.2013
Укыган урын: Актаныш районының «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ы

– Син татар районында үскәнсең. Үзең үскән җирне ничек тасвирлар идең? Анда татар теле көндәлек тормышта никадәр ишетелә?
– Актаныш районы бик матур җирдә, Агыйдел елгасы буенда урнашкан. Монда 90% татарлар яши. Барлык кешеләр дә бездә татарча аралаша.
– Синеңчә, татарча сөйләшүеңә иң зур йогынтыны нәрсә ясады?
– Без гаиләдә дә, мәктәптә дә, дуслар белән дә татарча аралашабыз. Русчаны да камил беләм.
– Татарча блог алып барырга ничек батырчылык иттең? Беренче адымны ясарга нәрсә ярдәм итте?
– Җәй азагында социаль челтәр актарып утырганда: «Нигә миңа да төшермәскә, блог алып бармаска», – дигән уй килде. Аккаунт ачтым да, 1-2 видео төшереп урнаштырдым. Нинди телдә алып баруны уйлап та тормадым, ничек аралашам, шулай төшердем.
– Камера алдындагы син – тормыштагы синме, әллә бераз башка Арсланмы?
– Камера алдында да, тормышта да бертөрле Арслан мин.
– Татарча сөйләгәндә рус сүзләре дә кыстырасыңмы? Телнең чисталыгы мөһимме?
– Чиста сөйләшергә тырышсам да, рус сүзләре кереп китә шул. Бу – табигый хәл, чөнки без ике телдә дә аралашабыз. Әмма телнең чисталыгы минем өчен мөһим: ул безнең мирас, бабалардан килгән байлык. Шуңа күрә видеоларымда да мөмкин кадәр татарча сөйләргә тырышам – үзем өчен дә, тамашачым өчен дә.
– Хейтерларың бармы? Аларга җавап кайтарасыңмы?
– Хейтерлар әлегә бөтенләй юк. Гел яхшы комментарийлар гына язып торалар. Шуңадыр, гел төшерәсе килеп кенә тора.

– Блог алып бару дәверендә тормышында, үз-үзеңне тотуыңда берәр нәрсә үзгәрдеме?
– Берәр нәрсә үзгәрде дип әйтә алмыйм. Бар да элекечә.
– Синең блогер булуып китүеңә сыйныфташларың, дусларың ничек карый?
– Сыйныфташлар, дуслар, укытучылар да күзәтеп баралар. Блог алып баруга уңай карыйлар.
– Ә әти-әниең блог алып баруыңа ничек карый? Видеоларыңны карап баралармы, киңәшләр бирәләрме?
– Әти-әниемнәр барлык видеоларны да карыйлар. Үзем җитешмәсәм дә, әнием барлык комментарийларны да күзәтеп бара. Сораулар, тәкъдимнәр булса, аңа язалар.
– Видеоларың «залетать» итмәсә кәефең төшәме яисә моңа тыныч карыйсыңмы?
– Нәрсә төшерсәм дә, караулар, комментарийлар бик күп. Шуңа сөенәм. Мине карап баручылар – шәп кешеләр!
– Татарча контент ясау өстәмә вакыт, көч яки акча таләп итәме?
– Контент төшерү миңа бер авырлык та китерми, барсы да гади, җиңел бирелә.
– Контент идеяләрен каян аласың? Көнкүрештәнме, әллә махсус уйлап табасыңмы?
– Нәрсә төшерим микән дип бик уйлап утырганым да юк, ничек бар – шулай, гади тормышны төшерәм.

– Блог алып барудан туктыйсың килгән мизгелләр булдымы? Нәрсә көч бирде?
– Әле блог алып бара башладым гына бит, ялыкмадым. Миңа төшерү, язылучылар белән аралашу бик ошый. Нинди генә илләрдән татарлар карамыйлар икән. Бик күп язалар, татарча алып барганга рәхмәт әйтәләр, күбрәк төшерүне сорыйлар. Шулай булгач, төшерәсе килеп кенә тора!
– Дәресләрдән соң вакытыңны ничек үткәрәсең? Блогтан тыш нинди шөгыльләрең, хоббиларың бар?
– Көндәлек расписаниям бик тыгыз. 7 нче ел вокал дәресләренә йөрим. Җырларга бик яратам, төрле конкурсларда катнашам. Әле 5 ел вокал ансамбленә дә йөрдем, быелдан ансын калдырдым инде, җитешеп булмый. Гуманитар гимназияда укыгач, безнең дәресләр дә соңрак бетә, өстәмә дәресләр дә керә.
– Хәзер аеруча нәрсә белән кызыксынасың? Мәсәлән, спорт, музыка, уеннар, китаплар яки башка берәр өлкә бармы?
– Музыка, спортны бик яратам. Соңгы арада футболистларны күзәтеп барам, чемпионатларны карыйм. Ял көннәрендә боз сараена тимераякта шуарга йөрим. 5 ел хоккей белән шөгыльләнеп алдым. Хоккей белән вокалны бергә алып барып булмагач, җырны сайладым.
– Киләчәктә үзеңне кайсы өлкәдә күрәсең? Блогерлыкны дәвам итәсең киләме, әллә бөтенләй башка һөнәр турында хыялланасыңмы?
– Әлегә төгәл кем булырга теләгәнне белмим әле. Кечкенә чакта табиб булам дип йөри идем, хәзер икенчерәк төрле уйлыйм. Архитектор да, укытучы да буласы килеп куя. Блогерлыкны ташламыйм, миңа ошый.
– Дөньяда бер генә нәрсәне үзгәртә алсаң, нәрсәне үзгәртер идең?
– Бернәрсә дә үзгәртмәс идем. Иң мөһиме дөньялар тынычлансын иде.

Фотолар: Эльвина Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 ноября 2026 - 10:42
ТАТАРСТАНДА ВЕЙПЛАР САТУНЫ ТЫЯЧАКЛАР
-
25 ноября 2026 - 13:06
КАЗАНДА «ТУКАЙЛЫ БАЛАЧАК» БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
25 ноября 2026 - 09:22
«БИКАФЕСТ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ СӘЛӘТЛЕ ЯШЬЛӘРЕН БЕРЛӘШТЕРДЕ!
-
24 ноября 2026 - 14:08
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2026» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ
Нет комментариев