“АЛТЫН КАЛӘМ” ФЕСТИВАЛЕ – DONE (НӘТИҖӘЛӘР)
2020 елда “Алтын каләм – Золотое перо” фестиваленә 25 яшь тулды. Быел ул гадәттәгечә “Идел” яшьләр үзәгендә узды. Илебездә пандемия булуга карамастан, фестивальдә 120 яшүсмер катнашты.
“Алтын каләм”дә журналистлар 8 юнәлеш буенча көч сынаштылар : татар һәм рус матбугаты, телевидение, дизайн һәм вёрстка, радио, фотожурналистика. Ассызыклап узарга кирәк, фестивальнең юбилей елында тагын ике юнәлеш өстәлде – “SMM” һәм “Видеоблогинг”.
Коронавирус булу сәбапле, быел яшьләр үзәге территориясеннән чыгу тыелган иде, ягъни интервью, репортаж ише материаллар да биредә генә әзерләнде. Шулай ук яшь журналистларга футболка, кепка, блокнот, ручка гына түгел, ә антисептик һәм маска кебек саклык чаралары да бирелде. Һәрдаим катнашучыларның тән температураларын үлчәп тордылар. Остаханәләрне күп кунаклар актлар залында уздырды, ә фестивальгә килү мөмкинлеге булмаганнар безнең белән “Zoom” аша аралашты.
Фестивальнең 5 көне дә файдалы, продуктив үтте. Аз йоклауга карамастан, һәр юнәлеш журналистлары үз эшләрен югары сыйфатта башкарды. Соңгы көнне “Алтын каләм”нең бүләкләү тантанасы узды. Бу көн һәркем өчен дулкынландыргыч булды. Гран-прига Арча районыннан Рүзәл Шәрипов (татар матбугаты) һәм Түбән Камадан Илья Ковязин (рус матбугаты) лаек дип табылды. Алар Казан федераль университетының «журналистика» белгечлегенә укырга керә алачак!
Алсу Касыймова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев