АЛТЫН КАЛӘМ – 2021”: ГРАН-ПРИ КЕМГӘ?
Мәктәп укучылары өчен оештырыла торган “Алтын каләм” яшь журналистлар бәйгесенә йомгак ясалды. Билгеле булганча, гран-при иясе КФУда бушлай белем алачак. Гран прига кем лаек булды соң?
“Алтын каләм” фестивале быел 26нчы тапкыр узды. 5 көн дәвамында 100дән артык катнашучы үзләрен чын журналистлар кебек тоя алган. Нәтиҗәдә, татар, рус телләрендә газеталар чыгарылган, шулай ук ике телдә теле һәм радиотапшырулар әзерләнгән, подкастлар яздырылган.
Гран-при ияләре кем?
Фестивальдә иң зур нәтиҗәләр күрсәтеп, гран-прига лаек булучылар: Биектау районыннан Анастасия Миронова (рус басма матбугаты) һәм Әтнә районыннан Булат Мөхәммәтҗанов (татар басма матбугаты). Алар икесе дә КФУның «Журналистика» юнәлешендә бушлай белем алачак.
– Хыялым чынга ашты – мин гранприлы булдым. Беренче тапкыр килеп җиңүче булырмын дип уйламаган идем. Көтелмәгән хәл булды бу. Кураторларга, монда тапкан дусларыма зур рәхмәт. Алар булмаса бу җиңү дә булмас иде, - ди егет.
ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова фикеренчә, фестивальдән соң балалар бик нык үзгәрә:
– Фестиваль вакытында балалар журналистиканың нәрсә икәнен аңлый башлый һәм үзләрен журналист буларак сынап карый. Бу аларга киләчәк һөнәрләрен сайлаганда ялгышмаска ярдәм итә. Шушы 5 көн дәвамында балалар бик күп яңа белемнәр үзләштергәндер дип ышанам. Биредә һәр кеше нәрсәгә лаек, шуны алып кайтып китә, ди ул.
Александра Живушкина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев