Логотип Идель
Бу – тема!

«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КҮЧМӘ МӘКТӘБЕНЕҢ 3 КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?

Өч көн дәвамында күчмә мәктәп кысаларында «Алтын каләм – Золотое перо» фестиваленең катнашучылары үзләрен чын журналист яки язучы итеп хис итте, төрле тәҗрибә белән уртаклашты, яңа дуслар, мөмкинлекләр тапты, ә иң мөһиме – илһамланып кайтты.

Быел февраль аенда ел саен үткәрелә торган «Алтын каләм – Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең икенче этабы старт алды. Бу этап кысаларында яшь журналистлар лекцияләрдә катнашты, журналистлар, блогерлар белән очрашты.  

13-15 майда катнашучылар өчен күчмә мәктәп игълан ителде. Алар журналистика белән бәйле төрле биналарга – Казан (Идел буе) федераль университеты, ГТРК, ТНВ һәм Эфирга сәяхәт кылды. Шулай ук катнашучылар өчен Татарстан Республикасының төрле редакцияләренә экскурсияләр оештырылды. Мәсәлән, Татинформ (Татмедиа) редакциясе, «Ялкын» журналы һәм башкалар.  

Сәяхәтнең беренче көне бик күңелле башланып китте. Иң беренче чиратта катнашучылар, ягъни без регистрация үтеп, шоппер, футболка, дәфтәр, каләм алдык. Шуннан соң яшь журналистлар Татмедиа бинасына юл тотты. Керешкә үк безне «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин каршы алды. Ул безгә Татмедиада булган редакцияләрне, татар басма матбугатының ничек эшләп килүен күзәтергә мөмкинлек бирде. 

Соңыннан без якынрак «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары белән таныштык. Журналлар турында безгә кызыклы, файдалы мәгълүматлар җиткерделәр. Гомуми экскурсиядә катнашучылар редакцияләрдә эшнең ничек баруын белде. Аннары Татмедиа хезмәткәрләре яшь журналистларны YouTube һәм башка төрле мәйданчыклар өчен контент төшерелгән студия белән таныштырды. 

Татар халкында «Кем эшләми, шул ашамый» дигән мәкаль бар. Менә шул мизгелләрнең берсе килеп җитте. Без ашханә өлешенә күчтек: андагы пешекче апалар безне искиткеч ризыклар белән бик тәмләп сыйлады. 

Соңыннан, киләсе нокта, без конференция кабинетына җыйналдык. Беренче булып, иң талантлы, юмор сәләтенә оста булган, Татарстан Республикасының танылган блогерлары – Илнар Идрисов һәм Олеся Дмитриева (Лесная) килде. Алар блогер булу, күпме күләмдә акча эшләү, көненә күпме видео, рилслар төшерү буенча фикерләре белән уртаклашты. Блогерларны үз күзләребез белән чынбарлыкта күрү безнең өчен бик шатлыклы вакыйга булды.  

Блогерлар очрашуыннан сон яшьләр һәм медиа өлкәсендәге экспертлар белән матбугат конференциясе узды. Алар Татарстан Республикасы медиасистемасының актуаль мәсьәләләре, һөнәри кадрлар әзерләү, сфера кысаларында белем алу һәм алга таба үсеш өчен мөмкинлекләр турында фикер алышты.   

«Фестиваль журналистикада яңа талантлар ача, анда катнашучылар экспертлар һәм остазлар белән эшлиләр. Быел фестивальдә республиканың 24 муниципалитеты катнаша. Җиңүчеләр өч юнәлеш буенча билгеләнәчәк. Фестивальдә катнашу яшь журналистларның белемнәрен арттыра, ә күчмә мәктәп аларга журналистика белән актив шөгыльләнүче телерадиокомпанияләргә һәм югары уку йортларына барырга мөмкинлек бирә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.     

Очрашу тәмамланганнан соң без юнәлешләр буенча бүлендек, һәм остазлар офлайн-лекцияләр, остаханәләр үткәрде. Соңыннан һәрбер катнашучы үзенең юнәлеше буенча очрашу кичәсенә кузгалды. Шәхсән мин татар телендә басма журналистика юнәлешендә катнаштым. Без «Татар-информ»да булдык. Очрашу кичәсен журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе мөхәррире Рәмис Латыйпов алып барды. Ул безнең өчен кирәкле җаваплар, киңәшләр бирде. Шулай ук безгә «Татар-информ»да эшләп килүче журналистлар белән дә танышырга насыйп булды.  Алар журналист булу авыр булуын әйтте, бу һөнәрнең үзенчәлекле якларын санады, үзләренең тормыш, иҗат юлларын сөйләп узды. Истәлеккә фотосурәтләр дә ясадык.  

Катнашучылар килгән тагын бер кызыклы урын – «УРАМ» экстрим-паркы. Биредә без паркның барлыкка килү тарихы, шулай ук анда нинди спорт һәм активлык төрләре тәкъдим ителүе турында белдек. 

Сәяхәтләрдән соң «Волга» яшьләр үзәгендә без (каләмчеләр) үз бүлмәләребезгә урнаштык, күптән көтелгән кичке ашны ашадык һәм чираттагы экскурсияләрдә башкарылачак өй эшләре планнары турында фикер алыштык.  

Көннең финал вакыйгасы узган елгы җиңүчеләр һәм фестивальнең Гран-при ияләре белән очрашу иде. Алар белемнәре белән уртаклашты һәм балаларның сорауларына, үз тәҗрибәләренә нигезләнеп, җавап бирде. Ахырдан истәлеккә фотосурәт ясадык.  Көн ахырында яшьләр зарыгып көтеп алган дискотека яңгырады. Соңыннан без икенче көнгә дәртле һәм күтәренке кәеф белән уяну өчен йокларга яттык.

Икенче көн бик матур, яхшы гына башланып китте. Без Казан (Идел буе) федераль университетына юл тоттык. Анда безгә бина буенча экскурсия оештырдылар, бина турында мәгълүматлар, нинди юнәлештәге факультетлар барлыгы турында сөйләделәр. Гомумән, КФУ – тышкы яктан да, эчке яктан да бик рәхәт җир.  

Шуннан соң без Казан дәүләт энергетика университетына бардык. Биредә без үзебез өчен күп кенә гаҗәеп ачышлар ясадык. Бу бинада безне иң кызыксындырганы – акыллы йорт системасы. Шулай ук, экскурсия тәмамлангач, безгә кызыклы эш тәкъдим иттеләр: кыска гына минутлы репортаж төшерү.  

Югары уку йортларыннан соң без ТНВ, ГТРК, Эфир биналары буенча сәяхәт кылдык. Бу биналар эченә килеп керешкә үк син үзеңне чын журналист кебек  хис итәсең. 

Көннең финалы блогерлар белән узды. Каләмчеләр бихисап сораулар бирделәр, аларга җаваплар таптылар. Соңыннан яшь журналистларны сертификат белән бүләкләү тантанасы узды. Истәлеккә матур, искиткеч фотосурәтләр ясалды. Ә инде кичке якта каләмчеләр фестивальнең оештыручылары белән берлектә шәм кичәсе уздырды. Яшь журналистлар фестивальдә булган барлык хис-кичерешләре белән уртаклашты. Кичәнең азагы бик күңелле, җылы, рәхәт булды. 

Менә, ниһаять, «Алтын каләм» фестиваленең 2 этабының соңгы көне килеп җитте. Ничектер моңсу да сыман, шул ук вакытта рәхәт, күңелле чакларны искә төшереп, менә ничек шәп булган, дип тә куясың. 

Иң беренче чиратта, бик зур рәхмәтләремне оештыручыларга, фестивальдә катнашучыларга әйтәсем килә. Бу 3 көн онытылмаслык булды.  

 «Алтын каләм – Золотое перо», бик зур рәхмәт сиңа! Син минем уйларымда мәңгегә калырсың! Монда килгәч, мин үземә яңа, якын, җылы күңелле дуслар таптым. Син алар белән якынрак аралашырга мөмкинлек бирдең. Киләсе җәйге очрашуларга кадәр, «Алтын каләм – Золотое перо»! 

Зәринә Гыйльметдинова, Арча «Нур» балалар телестудиясе

Фото «Алтын каләм»нең Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев