Логотип Идель
Бу – тема!

«АЛТЫН КАЛӘМ» БӘЙГЕСЕ БЫЕЛ НИЧЕК УЗА?

Быел «Алтын Каләм» фестиваленең юбилее – 30 яшь! Нәкъ менә җәй аенда журналистика «җене кагылган» яшьләр бер урынга җыелачак. Фестиваль турында тулырак әлеге язмада.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, XXX Республикакүләм яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты «Алтын каләм – Золотое перо» фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе рәсми рәвештә 12 июньгә кадәр озайтылды.

«Алтын каләм – Золотое перо» фестивале республикада 1995 елдан бирле үткәрелә. Ул яшьләрне журналистика нигезләре белән таныштыруда, җәмгыятьтә медианың роле турында күзаллау формалаштыруда, медиаграмоталылыкны арттыруда зур роль уйный. Шулай ук яшь журналистларның интеллектуаль һәм иҗади үсеше, һөнәри яктан үз-үзләрен күрсәтүе өчен мөмкинлекләр тудыруда мөһим мәйданчык булып тора.

Журналист, дәүләт эшлеклесе, ТР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Ратникова Римма Атлас кызы инде 30 ел фестиваль белән бергә. Ул истәлекле хатирәләре белән уртаклашты.

«1995 елда без фестивальне беренче тапкыр теплоходта уздырдык. Китәр алдыннан, җиңүчеләргә биреләсе төп бүләкнең юклыгы исемә төште. Минем ирем – рәссам. Ул хезмәттәшләре белән органик пыяладан каурыйлар кисте. Төне буе шуларны эшләп чыктылар. Теплоход инде китәргә әзерләнгән вакытта, алар йөгерә-йөгерә килеп җиттеләр һәм безгә тапшырдылар. Әлеге каурыйларның берсе әле дә журналистлар союзы музеенда саклана»

Быел фестиваль үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Фестивальдә 14 яшьтән 24 яшькә кадәрге гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре, һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала. Узган ел фестивальгә 130дан артык гариза кабул ителгән.

 

«Алтын Каләмнең төп кыйммәте җиңү һәм бүләкләр түгел. Иң мөһиме – биредәге мөхит. Берничә көн эчендә син тулаем әлеге һөнәр эченә «чумасың». Журналистика, медиа дөньясын ачасың. Биредә син төрле остаханәләрдә катнашасың, белгечләр белән аралашасың, тәҗрибә туплыйсың. Шулай ук фестивальдә үзеңә «Мин чынлап та журналист булырга телимме? Үз гомеремне әлеге өлкәгә багышларга ризамы?» дигән сораулар бирәсең», - дип сөйләде 2021 елгы Гран-при иясе Миронова Анастасия.

2026 елда фестиваль дүрт этапта үткәрелә:

 I этап – гаризалар кабул итү кампаниясе. Үткәрү вакыты: 2026 елның 14 маеннан 12 июненә кадәр. Катнашу өчен гариза тапшыру тәртибе белән фестивальнең рәсми аккаунтында танышырга мөмкин: [https://vk.com/zolotoepero2025](https://vk.com/zolotoepero2025).

II этап – читтән торып сайлап алу этабы. Үткәрү вакыты: 2026 елның 4 июненнән 15 июненә кадәр.

III этап – онлайн укыту программасы. Үткәрү вакыты: 2026 елның 15 июненнән 27 июненә кадәр.

IV этап – финал. Фестивальнең алдагы этапларын уңышлы узган катнашучылар өчен йомгаклау этабы 2026 елның җәйге чорында, 1 июльдән 5 июльгә кадәр үткәреләчәк. Йомгаклау этабы конкурс сынауларын узганнан соң җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләүне дә үз эченә ала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев