Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘЛМӘТ ДИДЖИТАЛ АКАДЕМИЯ» КОМАНДАСЫ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ

Бу язмада «Ялкын» мәктәп медиалары фестивалендә Гран-при откан «DIGITAL KiDS Балалар цифрлы киңлеге» студиясенең «Әлмәт Диджитал академия» командасы турында якыннанрак белербез.

2021 елда ачылган «DIGITAL KiDS Балалар цифрлы киңлеге» биш ел дәверендә гади генә студиядән зур медиа киңлеккә әверелә. Бүген биредә 6 юнәлеш эшли, аларга 9-16 яшьлек балалар йөри. Кайчандыр үзләрен камера алдында тотарга гына өйрәнгән балалар, бүген инде репортажлар төшерә һәм үз проектларын булдыра.

Студиядә даими рәвештә ниндидер кызыклы вакыйгалар булып тора. Монда очраклы рәвештә интервью яздыруына эләгергә, яңа сценарий турында фикер алышу шаһиты булырга яки балаларның кайсы кадрның яхшырак килеп чыгуы турында бәхәсләшүләрен күрергә мөмкин. Һәм болар барысы да – DIGITAL KiDSның гадәти көне.

Биредә һәркем төрле студиядә үз юнәлешен таба ала. «Татарча подкаст» студияләр арасында иң яңасы булып санала. Монда балалар татар телендә интервью алырга һәм подкастлар яздырырга өйрәнәләр.

«Подкастлар остаханәсе»ндә балалар инде рус телендә эшли. Тик аларны подкастерлар дип кенә атап булмый. Биредә алып баручылар, корреспондентлар, операторлар, СММ-белгечләр һәм монтажчылар бар.

DIGITAL KiDSта киностудия дә эшләп килә. Исеменнән аңлашылганча, монда балалар кино ясау нигезләрен өйрәнә, ә аннары мөстәкыйль рәвештә фильмнар төшерә. Бер ел эчендә укучылар идеядән алып әзер картинага кадәр юл үтә: сценарийлар язарга, кадрлар, режиссура һәм төшерү процессын өйрәнәләр.

Иң кечкенә балалар «Мини» төркемендә шөгыльләнәләр. Биредә медианы тугыз яшьтән башлап өйрәнә башлыйлар. Икенче этап «Про» төркеме – медиа белән таныш балалар. Һәркемнең төшерү, эфирлар һәм кадрда эшләү тәҗрибәсе бар. Иң тәҗрибәле төркем «Старс» дип атала, һәм бу – чын мультимедиа редакциясе. Аларның күбесе студия ачылганнан бирле диярлек шөгыльләнә. Нәкъ менә бу балалар «Ялкын» фестивалендә катнашты да. Әйдәгез, алар белән танышып китик:

Сабина Баһманова – алып баручы, журналист, мәкаләләр авторы, редактор һәм СММ-белгеч.

Арслан Каюмов – алып баручы, корреспондент һәм видеооператор.

Камила Билалова – алып баручы һәм корреспондент.

Морат Даумов – команданың иң кечкенә катнашучысы. Ул теләсә нинди эшләргә кызыксынып алына: алып баручы, корреспондент һәм оператор эшен аеруча ярата.

Ясмин Мусина – алып баручы, корреспондент, мәкаләләр авторы.

Даниэль Гатиев – алып баручы, корреспондент.

Алия Маннанова – алып баручы, корреспондент, мәкаләләр авторы.

Булат Садриев – алып баручы, корреспондент.

 «Әлмәт Диджитал Академия» җитәкчесе Фәйрүзә Шаҗир кызы әлеге фестивальнең зур әһәмиятен билгеләп үтте:

«Безнең республикада шундый матур һәм әһәмиятле бәйгеләр барлыкка килгәненә без бик шат. Безнең укучыларыбыз – киләчәкнең тавышы, бәлки, аларның күбесе журналистлар, язучылар булып үсәр. Безнең эшебез республика күләмендә зурланганы өчен, Диджитал Академия исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез, һәм бу фестиваль дәвамлы булыр дип ышанып калабыз».

Арслан Каюмов:

«Кайвакыт барысын да бик тиз эшләргә туры килә: ашыгыч рәвештә интервью төшерергә, сораулар уйлап табарга, материалны яздырырга өлгерергә кирәк. Ләкин миңа нәкъ менә шунысы ошый да. Син һәрвакыт хәрәкәттә һәм үзеңне ниндидер зур вакыйганың бер өлеше итеп хис итәсең».

Фестивальдә җиңү яулаган «Әлмәт Диджитал академия» командасыннан киңәш: «Кайвакыт нәрсәгәдер өйрәнүнең иң яхшы ысулы – вакыйгалар үзәгендә кайнау».

Фотолар: команданың шәхси архивыннан

Ясминә Шәйдуллина

Диана Хәйруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев