АЛЬФА VS ЗУМЕР
«Альфа» һәм «зумер» cүзләрен соңгы арада бик еш ишетергә туры килә. Бу буыннар арасындагы чик беренче карашка гына юк кебек күренә. Ә чынлыкта исә альфа һәм зумерларны Интернет һәм технологияләргә карата мөнәсәбәттән тыш тагын нәрсә аерып тора? Әйдәгез җентекләбрәк тикшерик.
Иң беренче булып, бу терминнарга ачыклык кертик. ЗУМЕРЛАР (якынча 1997-2010 елда туганнар) Интернетның беренче «балалары» булып санала, чөнки аларның балачагы нәкъ менә гаджетлар һәм Интернет популярлашу чорына туры килә.
АЛЬФАЛАР (якынча 2011-2025 елгылар) кулларында смартфон белән туган буын. Аларның, гомумән, Интернетсыз тормышны күргәннәре юк. Социолог М. Маккринлд билгеләп үткәнчә, технологияләр альфа буын өчен фон гына түгел, алар яшәү шартларын формалаштырырга ярдәм итә.
Мәгълүматны эшкәртү буенча
Зумерларда клиплы фикерләү, ягъни төрле фрагментлар арасында тиз күчү күнекмәсе бар. Алар мәгълүматны эзлекле рәвештә бик тиз эшкәртә белә, ләкин аларны бердәм тарихка җыя алмый. Зумерлар кирәк һәм кирәк булмаган мәгълүматны араларга сәләтле һәм үзләрен «тиз контент» куллануда чикли беләләр.
Альфа буында калейдоскопик аң өстенлек итә. Ул мәгълүматны параллель рәвештә кабул итүгә һәм тиз арада яңа бәйләнешләргә үзгәртүгә юнәлдерелгән. Альфа буын вәкилләре бер үк вакытта стримны күзәтә, чатта языша, тема буенча мәгълүмат эзли һәм мемнар ясый ала – һәм болар барысы да алар өчен төрле бурычлар җыелмасы түгел, ә бер активлык булып санала. Алар өчен катлаулы интеллектуаль проблемага 40 минут игътибарны юнәлтү авыр бирелә.
Кулда телефон тоту рәвеше
Зумерлар телефонны ике кул белән тоталар һәм экранга баш бармаклар белән басалар. Альфа буын да ике кулны куллана, ләкин имән бармаклар – видеоларны өскә-аска җибәрү өчен, ә баш бармаклар клавиатурада текст җыю өчен кулланыла.
Һөнәр сайлау
Зумерлар күбрәк һәр кешегә таныш булган һөнәрләрне сайлау яклы. Мәсәлән, табиб, укытучы, программист, журналист. Альфаларга килсәк, алар фриланс, төрле видеоуеннар ясаучы, заманча платформаларда дизайнерлар яисә блогер булуны өстен күрәләр.
Мин ике буын вәкиленә дә бер үк сораулар бирдем. Әйдәгез, аларның җаваплары белән танышыйк.
– Кайсы мессенджерларны кулланасың? Мәгълүматны кайдан аласың?
Гарифуллина Руфинә (2006 елда туган), зумер:
– Мин Telegram гына кулланам – бар тормышым шунда. Анда кирәклесе дә, кирәкмәгәне дә бар. Бүгенге көндә Telegram булмаган кешегә сәерсенеп карарга да мөмкин, дип уйлыйм.
Зиязетдинов Рамил (2013 елда туган), альфа:
– Мин видеолар карау өчен Rutube, ВКонтакте кулланам. Мәгълүматны VK клиплардан алам.
– Нинди музыка һәм җырчыларны тыңлыйсың?
Гарифуллина Руфинә:
– Мин үземне меломан дип саныйм. Русча рэптан алып чит телдәге җырларга кадәр тыңлыйм. Рэп миңа рәхәтләнеп бер җырлап-биеп алырга ярдәм итә.
Зиязетдинов Рамил:
– Җырларга килгәндә, минем иң яраткан төркемем бар, ул – GAYAZOV$BROTHER$. Берәр кайчан аларның концертында булу хыялы күңел түрендә яши.
– Нинди максатларың, хыялларың бар?
Гарифуллина Руфинә:
– Минем үземнең «вайбыма» туры килерлек эшкә урнашып, көненә бер миллион сум акча эшләп, аннары Мальдив утрауларына очып китәсем килә. Мәктәптәге кебек эштә дә җәйге каникул булсын иде... Менә ичмасам, эш түгел, ә үз мәгънәсендә бәйрәм булыр иде бу!
Зиязетдинов Рамил:
– Минем максатым Aurus машинасын алырга һәм Бали утравына очарга. Шулай ук үземә ошаган эшкә урнашу максаты да бар.
– Телефонда нинди уеннар уйныйсың?
Гарифуллина Руфинә:
– 7 яшемдә әти миңа беренче сенсорлы телефонымны бүләк иткән иде. Иң беренче эш итеп, уеннар керткәнемне хәтерлим: «Мой говорящий Том», «Subway Surfers», «Pou», «Temple run», «Великое Кутюрье». ВКонтакте социаль челтәрендә дә барлык уеннарны уйнап чыктым. Бүгенге көндә исә уен уйнап утырырга вакытым юк.
Зиязетдинов Рамил:
– Буш вакытымда уеннар уйнарга бик яратам. Мәсәлән, «Матрешка РП», «Hill Climb Racing», «Subway Surfers» – иң яратканнары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев