«ӘЛЕГЕ БУЫН КЕШЕЛӘРЕ ЗАВОДКА БАРЫП ЭШЛӘМӘЯЧӘК»
«Алмаш» проекты кысаларында психолог, арт-терапевт Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева балаларга һәм әти-әниләргә төрле буыннар турында сөйләде. Әлеге лекциядән зумерларга кагылышлы өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Буыннар теориясе
Ул 1991 елда Америкада барлыкка килә. Белгечләр АКШның җәмгыятен анализлыйлар һәм бер кызык концепция барлыкка китерәләр. Бер үк вакытта үскән һәм охшаш социаль, икътисади, сәяси, тарихи, мәдәни вакыйгалар кичергән кешеләр үз-үзләренең тотышлары, кыйммәтләре, дөньяга карашлары белән охшаш модельләр формалаштыралар.
Буыннар
1) Дәшми торган буын – (1928-1945 еллар). Бу – бик авыр чор. Әлеге елларда туган кешеләр тугры, намуслы, сабыр. Алар кануннарны үтиләр, вазифага һәм статуска хөрмәт белән карыйлар.
2) Бэби бумерлар – (1946-1964 еллар). Аларга активизм, шәхси үсеш, команда рухы һәм яшьлек культы хас.
3) Х буыны – (1965-1980 еллар). Аларга глобальләшү, гражданлык бурычы, индивидуализм, кануннарга буйсыну һәм үз-үзеңә генә ышану, таяну хас.
4) Миллениаллар буыны – (1981-1999 еллар). Аларга техник белемлелек, әхлак, җаваплылык хас. Тормыш максатлары – матди кыйммәтләр түгел, ә тәэсирләр.
5) Зумерлар – (2000 – 2010 еллар). Аларга техник һәм мәгълүмати белемлелек хас. Үз фикерләре бар, тормыштан ләззәт алырга омтылалар.
6) Альфа – (2011-2024 еллар). Алар өчен мәгълүмат агымында булу, тормышка карата чикләр булмау, хисләр белән яшәү, креатив фикерләү хас.
«Әлеге буын кешеләре заводка барып эшләмәячәк»
Зумерлар максат һәм өстенлекләрне тиз алмаштыралар. Авторитетларны, гомумән, кабул итмиләр. Алар сабырсыз, кыска вакытлы максатларга игътибарлы, дөньяга ачык. Зумерлар мәдәни төрлелекне бәялиләр, ялланган эшчеләр булырга теләмиләр. Алар өчен иң яраткан эш – онлайн. Әлеге буын кешеләре заводка барып эшләмиячәк. Төп мотивация – кызыксыну. Барысын да артык кискен кабул итәләр, чөнки даими артык йөкләнеш режимында яшиләр. Әйтик, мәгълүмат, хис-кичерешләр, көтүләр. Бу нерв системасының арыганлыгына китерә.
«Зумер һәм альфа буыны – телефон «тотып туган» балалар»
Гиперактивлыкны инде барлык кеше дә белә. Клип форматында фикерләү турында әйтеп узам. Ул – игътибарны бер мәгълүмат чыганагыннан икенчесенә тиз күчерү. Гомумән, зумерлар эчтәлеккә бирелеп тормыйлар. Алар өчен бөтен нәрсә тиз булырга тиеш. Мәсәлән, Россияда тыелган социаль челтәрдә уң якта тизәйткеч бар (2х). Без видеоларны тизәйтеп карыйбыз, чөнки нерв системасы, баш миенең көтеп, карап утырасы килми. Аның ахырда нәрсә икәнен беләсе килә. Ул – зумерларга хас үзенчәлек.
Аутизациягә тартым – психиканың кешеләрдән ябылуы, ягъни аралашуга ихтыяҗ кимү. Бу җәмгыятьтәге психологик проблемага да әйләнергә мөмкин, чөнки зумер һәм альфа буыны – телефон «тотып туган» балалар. Шуңа алар өчен онлайн тормыш якынрак. Аларны чынбарлыкка чыгару – безнең максат.
«Мин синең яшеңдә…» дигән җөмләләр кулланмагыз.
Үзегезнең таләпләрегез турында кыска һәм төгәл сөйләгез. Зумерлар сезнең артык акыллы сүзләр белән аңлатып утырганыгызны аңламый да, яратмый да.
Алар өчен мактау – поезд өчен ягулык. Мотивация бирү бурычы – ата-аналарда. «Мин синең яшеңдә…» дигән җөмләләр кулланмагыз. Алар сезнең нинди тормышта яшәгәнегез белән кызыксынмыйлар, чөнки алар башка замана балалары. Өлкәннәрнең абруен сакларга тырышыгыз. Бу пункт миңа, психологик буларак, бик мөһим. Кызганычка каршы, хәзер өлкәннәрнең, укытучыларның абруе кими башлады. Безнең вазифа – аны күтәрү. Чынбарлыкны аңларга ярдәм итегез. Виртуаль тормышка кереп китмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев