Логотип Идель
Бу – тема!

АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ ТӘКЪДИМ ИТӘ

Һәркемнең Алдынгылар хәрәкәте турында ишеткәне бардыр, ләкин аның эшчәнлеге, катнашучылары, проектлары турында күпләр белми. Алдынгылар Хәрәкәте нәрсә ул һәм ни өчен кирәк? Монда катнашучылар ниләр белән шөгыльләнә икән?

Сәлам, мин – Камилә, Алдынгылар Хәрәкәте әгъзасы! Россиядә хәрәкәт 2022 елдан бирле эшли, мин исә монда ике ел чамасы.

Алдынгылар Хәрәкәте ул – күңелеңә яткан шөгыль, сәләтеңне үстерергә, файдалы эшләр башкарырга мөмкинлек, терәк биргән проект. Иң мөһиме — болар барысы да дус-ишләр, фикердәшләр белән берлектә башкарыла, шунлыктан монда җиңел, рәхәт атмосфера хөкем сөрә.

Татарстанда Алдынгылар Хәрәкәтенең барлыгы 13 ЮНӘЛЕШЕ бар.

Мәгариф һәм белем өлкәсендә интерактив белем бирү квестларында катнашырга, волонтерлык юнәлешендә исә үзеңнең беренче ихтыяри акцияңне башлап җибәрергә, мәсәлән, җирле приютка барырга була.

Хезмәт, һөнәр һәм үз эшең. «Һөнәрендә беренче» бөтенроссия проектында катнашырга, төрле белгечлек вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге бар.

Фән һәм технология. «Галимдә кунакта» проекты кысаларында югары технологияле предприятиеләргә экскурсияләргә барырга мөмкин.

Мәдәният һәм сәнгать юнәлешендә «Мәктәп классикасы» проектында шигырьләр укый белү осталыгын күрсәтергә, «Театраль сәхнә арты»нда актерлар белән аралашырга мөмкинлек бирелә.

Спортта балалар футбол, волейбол, күп төрле ярышлар, фиджитал-уеннар һәм башка спорт төрләре буенча турнирлар оештыра һәм катнаша.

Патриотизм һәм тарихи хәтер катнашучылары «Тарихны саклаучылар» Бөтенроссия проектына кушыла, үзләрен «Зарница 2.0» уенында сынап карый.

Дөрес туклану дәресләре, спорт онлайн-марафоннары белән бәйле зарядкалар — болар барысы да сәламәт яшәү рәвеше юнәлешендә.

Дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр. Балалар чит телдә сөйләшүчеләр белән аралаша, халыкара дәрәҗәдәге проектлар төзи һәм төрле илләрдән дуслар таба.

Медиа һәм коммуникацияләр. Һәр районда яшүсмерләрнең PR-командасы бар, алар мөстәкыйль рәвештә Хәрәкәтнең социаль челтәрләрендә контент ясый.

Экология һәм табигатьне саклау. Катнашучылар юннат клублары төзи, «Школьный кубок чистоты»да ярыша, «Экопоколение» Бөтенроссия бәйгесендә катнаша һәм экспедицияләргә йөри.

Туризм һәм сәяхәт. Матур урыннар буенча җәяүле походка китәргә һәм хәтта үз туристлык сукмагыңны да эшләргә мөмкин.

Туган тел, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр. Бу Татарстанда гына булган уникаль юнәлеш. Монда татар телендә роликлар төшерәләр, милли телләрдә треклар яздыралар һәм аниме фестивалендә этно-дефиледа катнашалар.

Миңа, мәсәлән, «Медиа һәм коммуникация» юнәлеше иң якыны. Текстлар язарга, контент төшерергә, социаль челтәрләр алып барырга яратам. Киләчәктә мин моны үз һөнәрем итеп күрәм, Алдынгылар Хәрәкәте миңа бу өлкәдә үсергә ярдәм итә. Ләкин барыннан да бигрәк Хәрәкәттә миңа ялгыз булмау ошый! Монда кайнау шәп дуслар, гел ярдәмгә әзер остазлар булуы белән кадерле.

Тимур Сөләйманов, Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте» рәисе:

  • Алдынгылар Хәрәкәтенә теләгән һәр кеше кушыла ала. Бүгенге көндә Татарстанда 257 меңгә якын катнашучы бар. Шунысы мөһим — барлык бала да төрле. Алар бишле яки өчле билгесенә укырга, актив экстраверт яки тыныч интроверт; иҗади натура, киберспортчы яки китап сөюче дә булырга мөмкин. Һәркем алдынгы була ала! Мәсәлән, без «Туган телләрдә блоглар» проектын оештырабыз. Анда медиа өлкәсендә эшләүче балаларны социаль челтәрләрдә үз битләрен алып барырга өйрәтәбез. Ел дәвамында «Аҗаган 2.0» уеннары уза. Сүз уңаеннан, Татарстан командасы ярышларның федераль финалына узды һәм хәзерге вакытта сынауларга әзерләнә. Яшүсмер-диджейларыбыз бар. Быелгы җәйдә алар «Елмай» паркында һәм республиканың төрле районнарында «БиЮ» дискотекаларында сетлар уйнады. Ә аниме яратучылар өчен 6 нчы сентябрьдә без өченче тапкыр гаилә белән ял итер өчен аниме фестивален уздырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев